ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2013 ел
җомга
Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның ел укытучысы-2013” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты
Казанда бүген инжиниринг үзәкләренә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында киңәшмә булды. Аны ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  Шулай ук киңәшмәдә Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Россия инновацион регионнары ассоциациясе директоры Иван Бортник,  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше департаменты директоры Наталья Ларионова, РФ  субъектлары вәкилләре - Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “ТАИФ” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты, анда 2012 елга “ТАИФ” компанияләр төркеме һәм баш компания эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2012 елга “ТАИФ” компанияләр төркеме һәм “ТАИФ” ААҖ эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән компаниянең генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады. Ул акционерларга хисап чорында компанияләр төркеменә хәл итәргә туры килгән проблемалар турында мәгълүмат бирде,шулай ук һәрчак игътибар таләп итә торган һәм якын киләчәктә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне билгеләде. 2012 ел эчендә ,“ТАИФ” компанияләр төркеменә хәл итәргә туры килгән кыенлыкларга карамастан, үткән ел компания эшчәнлегенең барлык чорында иң зур күрсәткечләргә ирешелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Иван Егоров катнашты.
Көн үзәгенә Чүпрәле муниципаль районы башлыгын сайлау мәсьәләсе куелган иде.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казандагы IТ-лицейда булды. ТР Хөкүмәт башлыгы лицейның эшчәнлеге белән танышты һәм укучылар белән аралашты.
Бүген иртән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова шагыйрьнең Тукай скверындагы һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күп санлы кунаклар катнашты.

25
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивале бөтен республиканы берләштерә һәм Татарстан яшьләренең иҗади потенциалын күрсәтә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда узган фестиваленең гала-концертында әйтте.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Бу чара ТР Министрлар Кабинетында үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Әгерҗе муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды. ТР Хөкүмәт башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде. Илдар Халиков Әгерҗе муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында катнашты.

Казан венчур ярминкәсе – төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен идеяләр, хокукый киңлекләрне яхшырту һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген җиңеләйтүче идеяләр бирә торган мәйданчык ул – болар барысы да Татарстан Республикасына яңа инвесторлар тартачак, бизнеска кыска арада аякка басырга мөмкинлек бирәчәк. 8нче Казан венчур ярминкәсен ачу тантанасында Венчур инвестицияләүнең Россия ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен шулай дип белдерде. Традицион ярминкәгә әверелгән Казан венчур ярминкәсе бүген КСКК «Корстон»да ачылды, ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International