ТР Экология министрлыгы: Өч елда Татарстан экологиягә 9,6 млрд. сум акча кертте

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Соңгы өч елда Татарстанда 9,6 млрд. сумлык табигать саклау чаралары гамәлгә ашырылган, шул исәптән федераль бюджеттан 6,6 млрд.сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

ТР экология һәм табигать ресурслары министры хәбәр иткәнчә, 2022-2024 елларга тагын 64 чараны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Күп кенә проектлар буенча федераль программаларга кертү өчен документларны әзерләү эше бара. «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның өч елында Татарстанда 35 чара башкарылган. «2021 елда Татарстан Республикасы «Экология» илкүләм проектының дүрт федераль проектында катнашты - «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Урманнарны саклау», «Уникаль су объектларын саклау», - диде Александр Шадриков.

Моннан тыш, киләсе өч елга (2022 елдан 2024 елга кадәр) финанслауның гомуми күләме 13,2 млрд.сум тәшкил итәчәк, шуларның 10 миллиардтан артыгы - федераль бюджет акчалары.

2022 елдан башлап республика тагын бер федераль проектта катнашачак - «Россия территориясендә суларның тискәре йогынтыларыннан саклау һәм ГТС куркынычсызлыгын тәэмин итү».

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International