Татарстанда 1 млн 116 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 40,5%ы

2022 елның 23 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча еллык планны үтәү 40,5% тәшкил итә – 1 млн 116 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, соципотека төзелешендә иң югары динамика күзәтелә. Программаның еллык планы 150 мең кв. метрны тәшкил итә, шуның 100 мең кв. метры тапшырылган. Чагыштырмача күрсәткечләрдә бу планның 66%ы.

Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 2022 елда 12 мең 454 йорт тапшыру планлаштырыла. Статистик хисап мәгълүматларына караганда, 5 554 йорт яки еллык планның 45%ы төзелгән.

Коммерциячел төзелештә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 29%ка бәяләнә, дип ачыклык кертте министр.

Ул төбәктә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында җентекләбрәк сөйләде. 2022 елгы чаралар 105 объект төзү һәм капиталь ремонтлауны үз эченә ала.

Илкүләм проектларның иң зурысы – «Торак һәм шәһәр мохите», бу 37 объект. Шул исәптән - «Торак» федераль проекты буенча 3 объект (эшләр башкару 10% тәшкил итә), 33 җәмәгать пространствосын төзекләндерү, шуларның алтысы – Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр («Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла). Марат Айзатуллин искәртеп үткәнчә, республика программаларын исәпкә алып, барлыгы 65 территория төзекләндереләчәк.

Моннан тыш, 15 апрельдә 2023 елда төзекләндерү планлаштырыла торган җәмәгать территорияләрен сайлау буенча онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәт күрсәтүләре» мобиль кушымтасында алып барыла. Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

22 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, порталда теге яки бу территория файдасына 68 мең 615 кеше тавыш биргән.

Муниципаль берәмлекләр буенча хәл түбәндәгечә. Нурлат шәһәре өчен су алу узелы булган су белән тәэмин итү системасын төзү буенча эшләр башланган инде («Чиста су» федераль проекты кысаларында алып барыла).

«Торак фондының яшәү өчен яраксыз шартларын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты кысаларында 4 501 кв.метр мәйданлы 172 фатир күчерелгән, аларда 384 кеше яшәгән. Быел 841 кешене күчерергә кирәк, алар хәзер 9 627 кв. метр мәйданлы 324 торак бинаны били.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре 31%ка башкарылган.

Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләүдә эшләр башкару 8% тәшкил итә. Әлеге ике объект та «Иделне савыктыру» федераль проекты белән каралган.

 

«Чиста ил» федераль проекты буенча Казанда Самосырово полигоны рекультивацияләнә, анда башкарылган эшләр күләме 36% тәшкил итә.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә («Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында).

Моннан тыш, Баулы мәктәбендә «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында спорт залын ремонтлау төгәлләнеп килә.

Тагын бер белем бирү объекты-Казанда балалар бакчасы – «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына быел 49 объект кертелгән.

«Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты буенча 34 объект төзергә, 15 объектны ремонтларга кирәк.

«Мәдәният» илкүләм проекты һәм аңа керүче «Мәдәни мохит» федераль проекты 11 беркетелгән объектны күздә тота. Бу – 5 төзелеш объекты, 4 капиталь ремонт объекты, 2 реконструкция объекты. Алар арасында илкүләм проектның иң зур объектлары – Буадагы мәдәният йорты һәм Түбән Кама яшь тамашачы театры.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча Югары Ослан районында «Түбәтәй Тауэр» объекты өчен территорияне төзекләндерү һәм инфраструктура төзү планлаштырыла.

44 республика программасыннан һәм 7 илкүләм проекттан тыш, быел 6 дәүләт программасын гамәлгә ашырырга кирәк.

Иң зур программа чаралары «Мәгарифне үстерү» программасы белән каралган – бу 66 мәктәпне капиталь ремонтлау.

Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры төзелеше «Мәдәният һәм туризмны үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Агымдагы датага эшләр 64%ка башкарылган.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы белән 7 муниципаль берәмлек шөгыльләнә. Программа нигезендә 3 мәгариф объекты төзү һәм бер авыл мәдәният йортын ремонтлау, 5 инженер челтәрен модернизацияләү (эшләр шулай ук 24%ка башкарылган), комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерү каралган.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру ике юнәлеш буенча башкарылачак – бу 14 гидротехник корылманы ремонтлау, Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту.

«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» дәүләт программасы буенча 4 хәрби каберлекне торгызу буенча эш алып бару планлаштырыла.

«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы буенча Зеленодорльск районы һәм Казан шәһәре мәктәпләренең спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар сатып алыначак.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы төзелеш объектларында хезмәт куркынычсызлыгына карата таләпләрне бозуларны булдырмау чаралары турында мәгълүмат китерде. Контроль-күзәтчелек органнары объектларда эшләр дәвам итә. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 2022 елда 417 тикшерү үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык 6 карар чыгарылган.

Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 311 тикшерү үткәргән.

Дәүләт һәм республика программалары объектларында заказ бирүче – Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе 346 контроль - күзәтү чарасы үткәрде. Күпчелек хокук бозулар оператив рәвештә бетерелә. Шулай итеп, 1 гыйнвардан ачыкланган 297 тәртип бозу очрагының 286сы бетерелгән, һәм бозуларга юл куймау буенча активрак эшләргә кирәк.

Марат Айзатуллин искәрткәнчә, 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Ул коллективларда имгәнүләрне профилактикалауга юнәлдерелгән тематик чаралар үткәрергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International