Алексей Песошин Казандагы Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды

2023 елның 9 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Иртән Алексей Песошин Казанның Арча зиратындагы хәрби каберлеккә чәчәкләр салып, Бөек Ватан сугышы сугышчыларын искә алды.

Аннары ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Казанда Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Рәис Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, иҗтимагый оешмалар вәкилләре килде.

Җиңү Паркына керү урынында аларны Казан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте һәм башка яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды.

Шулай ук Һәлак булган сугышчыларның әниләре һәм тол хатыннары монументына, Совет солдаты Монументына чәчәкләр салу тантанасы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International