Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Конкурентлы өстенлекләргә ия булу өчен, бүген фәнни институтлар белән партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салырга кирәк”
2009 елның 2 марты, дүшәмбе
Нефть химиясе комплексы Татарстан Республикасы икътисадының “үсеш ноктасы” булды һәм шулай булып кала да. Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының
чираттагы утырышында
бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
“Нефть эшкәртү тирәнлеге, яңа кулланучылар үзлегенә ия булган материаллар алу, киләчәктә нефть чыгару технологияләрен камилләштерү бу өлкәдә төп мәсьәләләр булып кала”, - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Перспектив полимерлар һәм нанотехнологияләр өлкәсендәге мөмкинлекләр турында Топчев исемендәге Нефть химиясе синтезы институтының (Мәскәү) генераль директоры Евгений Антипов ясаган докладка аңлатма биреп, Татарстан Премьер-министры бүген, конкурентлы өстенлекләргә ия булу һәм химия, нефть химиясе өлкәсендәге бөтен яңа эшләнмәләр турында белеп тору өчен, фәнни-тикшеренү институтлары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу кирәклеген әйтте.
“Казан синтетик каучук заводы” ААҖ нең үсеш перспективалары турында заводның генераль директоры Алексей Контуров сөйләде. Ул 2008 елның 4 нче кварталында җитештерүнең үсеш темплары кимүен билгеләп үтте (1 нче – 3 нче кварталларда җитештерүнең тотрыклы рәвештә үсүе күзәтелгән булган). Алексей Контуров хәбәр иткәнчә, тиоколлар җитештерү – 45%, силиконнар – 29%, бутадиен каучуклар 20 % алып тора. Аның сүзләренә караганда, 2009 елның февралендә Кытайны каучуклар белән тәэмин итү яңадан башланып киткән (алдагы ике елда ул туктатылып торган).
Контуров әфәнде бүгенге көндә Казан синтетик каучук заводы Россия автогерметиклар базарында 60 % алып торуын әйтте.
Ул шулай ук җитештерү кооперациясе кысаларында предприятие продукциясен Татарстан Республикасы базарында сатуда ярдәм күрсәтүләрен үтенде.
Завод акрил, полиуретан герметиклар һәм пластик тәрәзәләр җитештерүне күздә тота. 2009 елда тиокол җитештерүне 11 % ка арттыру планлаштырыла.
Бүгенге утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ нең Директорлар советы һәм ревизия комиссиясе әгъзасы булуга кандидатлар исемлеге расланды.
“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының киләсе утырышы 13 нче апрельгә билгеләнгән. Анда нефть химиясе тармагына караган предприятиеләрнең 2009 елның 1 нче кварталындагы эшенә нәтиҗә ясалачак.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов БМО ның 63 нче Ассамблеясе тарафыннан 2011 ел Химия елы дип игълан ителүен искәртте (әлеге чарага әзерлек өчен Юнеско һәм IUPAC - International Union of Pure and Applied Chemistry, химия өлкәсендә алгарышка ярдәм итә торган дәүләти булмаган халыкара оешма җавап бирә).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз