Хәзерге көндә, мәгарифкә күп акчалар туздыруга, мәгариф системасын үстерү һәм инновацияләрне гамәлгә кертү өчен шарталар тудыруга карамастан, Татарстан Республикасыннан актив яшьләр китү ситуациясен анализларга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
Быел традицион август киңәшмәсен уздыру мәйданчыгы итеп Байлар Сабасы (Саба муниципаль районы) сайлап алынган иде.
Киләчәктә мәгариф тармагын үстерү өчен җентекле һәм системалы эш таләп ителә, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, мәгарифкә бюджеттан шактый акчалар бүлеп бирелә, республикада ресурс үзәкләре булдыру, югары квалификацияле кадрлар әзерләү һәм аларны яңа һөнәрләргә өйрәтү эше алып барыла. Моннан тыш, югары уку йортларының, Казан (Идел буе) федераль университетының матди-техник базасы яхшыртыла. Соңгы биш ел эчендә мәгариф өлкәсендә бик күп эшләр эшләнде, диде Татарстан Республикасы Президенты, ул шулай ук федераль үзәккә мәгариф системасын модернизацияләүдәге ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов актив яшьләрнең миграциясе күзәтелүгә игътибар бирде. Яшьләр Татарстаннан китәләр, диде ул, бу – статистика, димәк, без белемле яшьләр республикадан китмәсен өчен җитәрлек эшләмибез. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанга килүче яшьләр саны да күп – алар укырга һәм эшкә киләләр. Ситуацияне өйрәнергә кирәк, яшьләр республикада калып эшләсен һәм алга таба эшләрендә үсеш алсын өчен барысын да эшләргә кирәк, диде ул.
Безгә “Алгарыш” кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү республика программасын ничек, безнең яшьләр Европада, АКШда һәм Кытайда укый алырлык итеп, нәтиҗәлерәк ясау турында уйларга кирәк, чөнки бу – дөнья икътисадына интеграцияләнү өчен тоташтыручы буын, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Республикасының Карнеги Меллон Университеты (АКШ, Питсбург) белән хезмәттәшлекне һәм “Иннополис” ИТ-универститетын, шулай ук ике диплом алу мөмкинлеге булган Россия-Германия институтын булдыруны уңай мисал буларак атады. Татарстан Президенты билгеләгәнчә, республикада тагын ике халыкара белем бирү мәктәбе ачылачак – Алабугада һәм Казанда. Хәзер без бу юнәлештә беренче адымнарны ясыйбыз, шулай да ансыз булмый, дип әйтте ул, без үсәргә тиеш, мәгариф сыйфатын үстерергә тиеш.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген мәгариф – хәзерге заман баласының конкурентлыкка сәләтлеге, аның киләчәктә перспективалары булуы гарантиясе. “Без нәрсә балага бирсәк, ул алга таба шуның белән барачак”, - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген без һәр көнне укырга тиеш, өзлексез белем алу – заман таләбе, яңадан белем алу һәм яңадан әзерләү мөмкинлеге ул.
Татарстанның алга таба уңышлылыгы – ул кешеләр потенциалы, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов һәм укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Без мәгарифкә безнең салым түләүчеләр акчаларын юнәлтәбез, мәктәпләрнең материаль-техник базаларын үстерәбез, әмма укытучыларсыз, аларның хезмәтеннән башка бу – берни түгел, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты һәм бөтен педагогларга республиканы алга таба данларга һәм уңышлар теләде.
Республика авгут киңәшмәсенең пленар утырышны тәмамлап, мәгариф һәм фән өлкәсенең иң алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре тапшырылды.