Татарстан Президенты 2011 елгы Гайдар форумы эшендә катнашты

2011 елның 16 марты, чәршәмбе
Бүген РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә Гайдар форумы кысаларында “Россия һәм дөнья: инновацион стратегияне эзләгәндә” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Ул дүрт көн дәвам итәчәк.
Конференциядә алдагы унъеллыкта инновацион үсеш һәм Россия икътисадын модернизацияләү өлкәсендә икътисади сәясәт буенча фикер алышачаклар һәм киңәшләр бирәчәкләр. Чараны РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, Е.Гайдар исемендәге Икътисади сәясәт институты һәм Е.Гайдар Фонды оештыра. 19 март көнне танылган икътисадчы һәм сәясәтче Егор Гайдарның тууына 55 ел тулуга бәйле рәвештә, оештыручылар әлеге конференциянең эшен аның истәлегенә багышларга булган. Моны “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” ААҖ генераль директоры Анатолий Чубайс һәм РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау да чара ачылышында ясаган чыгышларында ассызыклап үтте.
Анатолий Чубайс билгеләп үткәнчә, форумда катнашучылар алдында ике бурыч тора. “Аларның беренчесе: илдә кризистан соңгы макроикътисади тотрыклылыкны яңадан торгызу, реструктурлаштыру, чыгымнарны киметү эшен актив рәвештә алып баручы һәм дөнья конкуренциясенең кризистан соңгы, катгый шартларына керүче компания һәм корпорацияләргә ярдәм күрсәтү; икенчесе: Россиядә инновацион икътисад төзү”, - диде ул.
Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясады, Владимир Мау аны “икътисади могҗиза автордашы” дип атады. Р.Миңнеханов төбәкнең бүгенге икътисади торышы хакында сөйләде, Татарстан икътисадының төп үсеш нокталарына тукталды.
“Безнең төбәк территориясендә Россиядәге барлык нефтьнең 7 процентка якыны чыгарыла, йөк автомобильләренең – 30, синтетик каучукның 40 проценттан артыгы, полиэтиленның – 50 һәм илдәге тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 5 проценты җитештерелә”, - диде ТР Президенты. “Зур үсеш алган транспорт инфраструктурасы, чимал ресурслары, квалификацияле кадрлар потенциалының булуы республикага көндәшлеккә сәләтле өстенлекләр бирә”, - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов нефть тармагын, автомобиль төзелеше кластерын, кадрлар потенциалын һәм башкаларны Татарстан икътисадының төп үсеш нокталары дип атады.
“Республиканың 1 миллиард тоннадан артык күләмдә нефть запаслары, 7 миллиард тоннадан артык битум нефте бар. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруда заманча алымнар куллану, битум нефте ятмаларын инновацион технологияләр нигезендә эшкәртү “кара алтын” чыгару күләмен якындагы 20 ел дәвамында 30 миллион тоннадан да ким булмаган дәрәҗәдә сакларга, углеводород чималы запаслары исә нефть эшкәртү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.
Республика башлыгының сүзләренә караганда, 2011 елда эшли башлаган “ТАНЕКО” ААҖ Татарстанда нефть эшкәртү күләмен ике мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирәчәк. “ТАНЕКО”га инвестицияләр күләме 180 миллиард сумнан артып китте. “Безнең стратегик бурыч – республика нефтен эшкәртү күләмен 21 миллион тоннага җиткреү”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүгенге көндә, нефть эшкәртү күләмен арттыру нәтиҗәсендә, республика мономерлар, полимерлар һәм синтетик каучук җитештерү буенча әйдәп баручы позицияне били.
Дизель двигательләре, тапшырулар тармасы һәм башка автокомпонентлар җитештерү буенча дөньякүләм лидерларны җәлеп итүгә ирешкән “КАМАЗ” компаниясенең үсеш кичерүен ассызыклап, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның “Соллерс” автомобиль компаниясенә зур өметләр баглавын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, “Форд” компаниясе белән стратегик партнерлык елына 350 мең автомобиль җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Партенрлык кысаларында двигательләр заводы төзеләчәк, әлеге автомобильләр өчен автокомпонентлар производствосы оештырылачак. “Бу “Алабуга” махсус икътисади зонсының алдагы үсешенә этәргеч бирәчәк”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты урта сыйныфны (аның нигезен эшкуарлар тәшкил итә) тотрыклылык һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеш гаранты дип атады.
“Безгә икътисади яктан актив һәр кеше үз бизнесын ача алырлык эшкуарлык мохите булдырырга кирәк. Соңгы елларда республикада кече һәм урта бизнес үсешен формалаштыруда зур инфраструктура булдырылды. Бу безгә кыска вакыт эчендә төрле юнәлештәге һәм катлаулылыктагы проектларны локальләштерергә мөмкинлек бирә”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм соңгы алты елда кече һәм урта бизнесның өлеше 16 проценттан 25 процентка артуын билгеләп үтте.
“Без үз алдыбызга 2015 елга республика икътисадында кече һәм урта бизнес категориясен 34 процентка җиткерү бурычын куябыз”, - дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов кадрлар потенциалын инновацион үсешне гамәлгә ашыруда төп фактор дип атады. ТР Президентының сүзләренә караганда, белгечләрне әзерләү һәм яңадан әзерләүнең сыйфаты дөньякүләм белем бирү стандартлары дәрәҗәсенә җиткерелергә тиеш.
Үз чыгышының ахырында ТР Президенты форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы тарафыннан 18 март көнне конференция кысаларында оештырылачак түгәрәк өстәлгә чакырды. Анда төбәкнең «Татнефть», «КАМАЗ», «ТАНЕКО» һәм башка иң эре предприятиеләре җитәкәкчеләре катнаша. Түгәрәк өстәлне ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International