Татарстан Республикасында 389,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 16,2%ы

2017 елның 18 феврале, шимбә

2017 башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 185 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 18  әгъзасына тикшерү уздырылган.      

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Ирек Фәйзуллин барысын да иминлек техникасы нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү өлешендә төзелеш комплексы оешмалары белән эшне көчәйтергә, кирәкле чаралар күрергә,  контроль-күзәтчелек органнарына – төзелүче объектларны тикшерүне дәвам итәргә өндәде.       

Аннары Ирек Фәйзуллин Татарстан районнарында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов федераль массакүләм мәгълүмат чараларының республикада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү вәзгыятенә кагылышлы тәнкыйте турында әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов барлык ведомстволарга да бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кушты. Аның фикеренчә, барлык документацияне җыярга, йортларны тикшереп чыгу турында һәм йортларның торышы турында экспертиза актларын булдырырга, шулар нигезендә биналарны авария хәлендәге торак фондына кертергә кирәк.  

«НТВ республикада авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү вәзгыятенә кагылышлы тәнкыйть тапшыруы күрсәтте, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Тәнкыйтькә мөнәсәбәт белдерер өчен безнең нигезләнгән дәлилләребез юк. Шунда яшәүчеләр йортларын үзләре авария хәлендә түгел дип санаганга күрә, без тикшерүләрдән соң аларны авария фондыннан төшереп калдырган идек. 1 меңнән артык йорт программадан төшереп калдырылды. Барлык бу йортларны аннары капиталь ремонт программасына керттек. Бүген бу мәсьәлә буенча барлык булган материалларны җыярга кирәк. Әлбәттә, теләсә кем, урамнан узып баручы һәр кеше «монда, бу йортта яшәп була әле» дияргә мөмкин. Бер кеше бу йортта яшәргә мөмкин дисә, калган 20 кеше юк дияргә мөмкин. Моның өчен бит махсус комиссияләр бар. Шуңа күрә комиссияләр карарларыннан чыгып эш итәргә кирәк. Барлык документлар да, шул исәптән комиссияләр каралары да Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә һәм Прокуратурада булырга тиеш».

Аннары Ирек Фәйзуллин план буенча торакны гамәлгә кертү турында мәгълүмат бирде. 17 февральгә республикада 389,7 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни еллык планның 16,2%ы.

Социаль ипотека программасы буенча 35 мең кв. метр мәйданда 693 фатирлы 14 йорт файдалануга тапшырылган, шул исәптән үткән ике атнада – 4,6 мең кв. метрлы мәйданда 89 фатирлы 3 йорт (Югары Ослан районы – 2, Лениногорск районы – 1).

Тулаем соципотека программасы буенча 197 объекттан 86 объект әзер диярлек; уртача әзерлектә – 45 объект; 66 объектта эшләр күп әле.

2017 елда аренда торагы программасы кысаларында гомуми мәйданы 22,6 мең кв. метр булган 13 торак йорт төзү планлаштырылган. Бүгенгә 3 объект эксплуатациягә кертелгән. 10 объект буенча хәлләр түбәндәгечә: 7 объектта төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән; 2 объектта эчке эшләр бара, инженер системалары монтажлана; 1 объектта диварлар корыла.

Республикада Бөек Ватан сугышы 98 ветераны өчен 19 йорт төзелә, эшләр төрле дәрәҗәдә. Шул исәптән 6 объект тәмамланган (Казан, Чаллы шәһәрләре, Бөгелмә, Зеленодольск, Лаеш районнары); 3 объект әзер диярлек; 7 объект – уртача әзерлектә; 3 объектта эшләр күп әле.

2017 елда 305 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган (суммасы – 346 млн. 742,6 мең сум).

Моннан тыш, аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуга 2017 елда бүлеп бирелгән бюджет акчаларыннан 49 күп балалы гаиләне;  2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча 61 яшь гаиләне; 2015-2020 елларга «Торак» ФМП буенча 49 гражданны торак белән тәэмин итү каралган. 

2017 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы кысаларында 111 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенгә 12 йорт тапшырылган. Калган 99 йортның 37се әзер диярлек; 39 йорт – уртача әзерлектә; 23 йортта эшләр күп әле.

Аз катлы торак төзелеше программасы буенча (шул исәптән  индивидуаль торак төзелеше) планда 8 800 йорт төзү. Шулардан 1 239 йорт төзелгән, 7 561 йорт калган.

Республикада бүгенгә авыл клублары төзү буенча 31 объектның 23ендә эшләр бара.

Әзерлек эшләре Әгерҗе, Менделеевск, Лаеш, Ютазы, Баулы, Югары Ослан, Кайбыч, Теләче, Чирмешән, Чистай районнарында һәм Чаллы шәһәрендә –  11 объектта алып барыла. 7 объектта фундамент корыла (Балтач, Бөгелмә, Нурлат, Аксубай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тәтеш районнары). 4 объектта диварлар торгызыла – Әлки, Апас, Биектау һәм Чүпрәле районнарында. 1 объектта – Арча районында түбә ябалар.   

Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин республика районнарында ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт турында да сөйләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе карамагындагы 23 райондагы 24 объектта эшләр оештырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрнең 14 райондагы 14 объектында эшләр бара.

2017 елның 17 февраленә фельдшерлык-акушерлык  пунктлары төзү эшләре 2 районда – Апас һәм Чүпрәле районнарында алып барыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International