ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Парижда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Париж-Сорбонна IV университеты президенты Жубер Бартоломи белән очрашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов белән очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда РФ Президенты киңәшчесе Сергей Приходько һәм вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.
11 июльдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Лувр музеенда һәм Версаль сарай-паркы ансамблендә булды. Моннан тыш Франция Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны саклау департаменты директоры Бруно Фавел белән очрашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Кабан күле хәзинәләре” кинофильмын төшерү мәйданчыгында булды. Республика башлыгы төшерү төркеме вәкилләре белән аралашты һәм төшерү урыннарын карады. Республика башлыгы өчен төшерү мәйданчыгы буйлап экскурсияне фильмның генераль продюсеры Вадим Быркин уздырды.

11
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасын Израиль дәүләте белән сәламәтлек саклау, мәгариф, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыксындыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль Дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дорит Голендер белән очрашуда белдерде.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры вазыйфасына Эдуард Хәбибуллинны билгеләү турында Указга кул куйды.
ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты чакыруы буенча ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Парижга килде, ЮНЕСКО штаб-фатирында булды.
Төрмәдә утырып чыккан гражданнарның кабат җинаять юлына басуын кисәтү, иректән мәхрүм ителү урыныннан чыгаручыларга административ күзәтчелек булдыру турындагы законның үтәлеше, аларны социаль адаптацияләү белән бәйле мәсьәләләр бүген Кремльдә ТР Иминлек советы белән ТР да хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең берләштерелгән утырышында каралган төп темалар булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган утырышта Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Иминлек советы секретаре Валерий Власов, министрлык-ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, дини, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һ.б. катнашты.

10
июль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Идел елгасының Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында, нәкъ бер ел элек “Булгария” теплоходы баткан урында фаҗига корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.
Казанда 27 нче җәйге Бөтендөнья Универсиадасы ачылышына бер елдан азрак вакыт калып бара. Калган вакытны хәзер әзерлек эшләрендә тагын да нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәк булачак. Бүген ТР Хөкүмәт йортында РФ транспорт министры Максим Соколов рәислегендә узган киңәшмәдә шуңа басым ясалды. 2013 елгы Казан Универсиадасына транспорт инфраструктурасы объектлары төзелеше, транспорт объектларында иминлекне тәэмин итү киңәшмәдә күтәрелгән төп тема булды. Ул РФ Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һ.б.катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International