ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышында, тәүге тапкыр буларак, Премьер-министр Илдар Халиков депутатлар алдында 2011 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турындагы хисап тотты. Хөкүмәт рәисе үз чыгышында узган елда республиканың мөһим социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә тукталды. 2011 елның республика икътисады өчен уңышлы тәмамлануын ассызыклады. Икътисадның реаль секторында керемнәрнең сизелерлек үсешенә, хезмәт базарында вазгыятьнең яхшыруына, хезмәт хакы күләме һәм халыкның керемнәре артуга, инфляция процессларының акрынаюына игътибар юнәлтте.

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 2012 елның 3 аенда компаниянең бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды, май аена бюджет расланды.

Бүген, татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның 126 нчы туган көненә дип, Шагыйрь һәйкәле төбенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кәрзин тулы кып-кызыл роза гөлчәчәкләре китерде. Тукайның бронзадан коелган сынына күтәрелеп карап торганнан соң, баш иеп уйланып торды. Аның үрнәгендә Казакъстан Республикасының Актүбә өлкәсе әкиме Архимед Мөхәмбәтов та шундый бүләк китерде, ул да хөрмәт белән башын түбән иде.

Бүген Казанга өлкә акимы Архимед Мухамбетов җитәкчелегендә Казакъстан Республикасы Актүбә өлкәсе делегациясе килде. Казанның халыкара аэропортында делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алды.


25
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген VII Казан венчур ярминкәсе кысаларында мөһим өч документ имзаланды. Документларның берсе - ТР Инвестиция-венчур фонды, “Форд-Соллерс” компаниясе, Внешэкономбанк һәм Россия венчур компаниясе җитәкчелеге тарафыннан имзаланган Татарстанда автокомпонентлар төзелеше индустриясен үстерүдә хезмәттәшлек турындагы меморандум.

Бүген Казанда VII Казан венчур ярминкәсе кысаларында Россия инновация төбәкләре ассоциациясе (РИТА) комитетлары рәисләренең беренче утырышы узды. Утырышны РИТА советы рәисе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда РИТА әгъзалары – барлык төбәкләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, Россиянең үсеш институтлары вәкилләре катнашты.


24
апрель, 2012 ел
сишәмбе
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 5-15 апрельда Колумбия белән Бразилиягә пассажир ташу өлкәсендә тәҗрибә туплауны максат иткән эш сәфәре нәтиҗәләре буенча бүген ТР Хөкүмәте йортында брифинг үткәрелде.
Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быел уздырылган конкурста катнашырга теләк белдергән 18 дәгъвачының 13е генә конкурска уза алган, хезмәтләрнең 5се исә техник хилафлыклар яки конкурс нормаларына туры килмичә төшеп калган.
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Pressalit Care” һәм “V.Guldmann A/S” вәкилләре белән очрашуда “Уңайлы мохит” программасы кысаларында инвалидлар өчен җиһазлар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов Русия Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырыш Зур Кремль Сараеның Геогргий залында узды. Анда Русия Президенты Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International