ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2012 ел
шимбә
Татарстанда 2012 елда сафка бастыру күздә тотылган 2,4 миллион квадрат метр торакның 347 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган инде. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты һәм Премьер-министры катнашында ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.

24
февраль, 2012 ел
җомга
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы Дон-Урай авылында шәхси эшкуар Эльмира Габдриеваның ит юнәлешендәге гаилә фермасы белән танышты. Бүгенге көндә фермада 200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Илдар Халиков терлекләрне кышлатуга аерым игътибар юнәлтте, авылда шәхси эшкуарлыкны алып баруга бәйле проблемаларны кузгатты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш районның 2011 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2012 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
Бүген Биектау районында РФ атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхәбетдинов призларына билбаулы көрәш буенча VIII Бөтенроссия турниры ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан духовный семинариясендә булды. Ул семинария ректоры, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий озатуында сәнгать сыйныфында булып, студентлар белән аралашты, аларның нинди материаллардан файдалануы белән кызыксынды.
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Биектау районына эш сәфәре кысаларында янгын-сүндерү химия станциясендә һәм Үзәк район хастаханәсендә булды.

23
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Кощак кирпеч заводы – иң заманча җиһазлар куелган дөнья дәрәҗәсендәге предприятие. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Питрәч районындагы Кощак авылында урнашкан предприятие белән танышу барышында әнә шулай дип белдерде.
Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең 54 гаиләсенә Казанның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында урнашкан йортта фатир ачкычлары тапшырылды.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Мамадыш трактында “SELGROS CASH &CARRY” күпләп (оптовая) сәүдә үзәге ачылышы тантанасында катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International