Татарстан Республикасында 903 торак пунктта 18 мең 164 йортка потенциаль рәвештә газ кертелергә тиеш. Газ кертү эшләре Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү кысаларында алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру Советы утырышын уздырды. Чара республика Хөкүмәте Йортына үтте.
1 апрельдән республикада гадәттәгечә санитар-экологик икеайлык башлана. Барлык күзәтчелек органнары булачак чараларга тиешенчә оештыру эшләрен башкарды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Татарстан Республикасында бүлү үзәкләрендә төп товарлар күләме халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җитәрлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры урынбасары Венера Камалова сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Татарстан Республикасында 2022 елгы торак төзелеше планы 29%ка үтәлгән - 797 мең кв. метр торак төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Гадәттән тыш хәлләр очраклары буенча Татарстан тупланган резервларның гомуми күләме 6,6 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Булдырылган матди ресурслар резервлары күләме 380,6 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы территориясендә язгы ташуны үткәрүгә әзерлек турында сөйләштеләр.
Вәзгыять турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Үзбәкстанга рәсми визит белән килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ринат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһалиев, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар бар. Сәфәр кысаларында кабул итүче як вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу үткәрелде.