ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген физика галиме, Нобель премиясе лауреаты, Сколково инновация үзәгенең фәнни җитәкчесе Жорес Алферов белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев һ.б. катнашты.
Бүген Әлмәт муниципаль районының вәкиллекле органы утырышында Ришат Әбүбәкеров район башлыгы вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Татарстанда «Бәләкәч» программасы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә чыгарылды.
Бүген Татарстанның Теләче муниципаль район Советы район башлыгы вазифасында Илдус Зарипов кандидатурасын хуплады. Совет утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнашты.