ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Быел май аенда Казанда узачак Глобаль яшьләр саммитында Россиянең яшьләр сәясәте өлкәсендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән хезмәттәшлек итү буенча озак сроклы программа эшләячәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Баулы муниципаль районына эш сәфәре кылды.

Эш сәфәренең төп максаты - Баулы муниципаль районы Советы утырышында катнашу.

Муса Җәлил исемендәге район мәдәният йортында Алексей Песошин Баулы муниципаль районы хакимияте башлыгы Ильяс Гузаиров белән бергә район предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.


19
февраль, 2022 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының мелиорация комплексының торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы бу елда гомуми мәйданы 4 млн. 700 мең кв. метр булган 769 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов  Югары Ослан муниципаль районында булды, анда ул район Советының хисап утырышында катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Роман Шәйхетдинов район предприятиеләре һәм оешмалары казанышлары күргәзмәсен карады.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе Юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн режимында трансляцияләнәчәк.
Трансляциягә сылтама рәсми сайтның төп битендә урнаштырылачак.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Чистай муниципаль районында булды. Эш сәфәренең максаты – район Советының хисап утырышында катнашу.


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елда татарстанлыларга социаль ярдәм чараларына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 24,7 млрд. сум каралган. Бу узган елдагыдан 2 миллиардка диярлек күбрәк, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Теләче муниципаль районында берничә объектта булды.

Эш сәфәренең төп максаты – Теләче муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашу.

Алексей Песошин «Теләче» сәнәгать паркы предприятиеләре эше белән танышты, сыекландырылган табигый газ заводы төзелеше урынында булды, анда аңа проект төзелеше этаплары тәкъдир ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International