Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари халкының Семык республика бәйрәме узды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын, җәмәгать киңлекләрен кору, ташламалы категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм торак төзү буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде, алар арасында 2022 елның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, «Татэнергосбыт» АҖ үсеше программасын үтәү барышы һәм «Энергетика инфраструктурасы» юнәлеше буенча Татарстан Республикасының санлы трансформация стратегиясен тормышка ашыруда катнашу бар.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды.
Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре 91%ка төгәлләнгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручыны тәкъдим итте.
Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы итеп Олег Владимирович Коробченко билгеләнде.
Бүген Иннополиста Иннополис Университетын тәмамлаучыларның очрашты, анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Иннополис шәһәрләреннән 100дән артык дипломлы белгеч җыелды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстанда санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясады.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар турында бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.