Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә стартап-проектларны карау буенча 15 нче экспертлар советы узды. Бу «Иннополис» махсус икътисадый зонасының традицион чарасы, аның нәтиҗәләре буенча ИТ-шәһәр территориясендә алга таба үсеш өчен иң яхшы стартап-идеяләр сайлап алына. Совет утырышында «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһгалиев, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин, шулай ук 50дән артык венчур базары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифинг кысаларында Татарстан спорт министры Владимир Леонов республикада планлаштырылган эре спорт чаралары турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районы Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш Алабуга шәһәре Мәдәният сараенда узды һәм Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2022 елга куелган бурычларына багышланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республикада эшләрнең торышы турында кыскача хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Алабуга муниципаль районына эш сәфәрендә.
Сәфәрнең төп максаты – Алабуга муниципаль районы Советының «Алабуга муниципаль районының 2021 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында»гы утырышында катнашу.
Бүген Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабның киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.
Бүген А.С. Попов исемендәге технопаркта Иннополис шәһәре Советының 2021 елга хисап утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, ТР Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров, шәһәр Советы депутатлары һәм Иннополис халкы катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Зәй муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Татарстанда бонд зонасы барлыкка килүне көтәргә кирәкме, таможняда тәртип бозучыларны күп тоталармы һәм бер ел эчендә монда маркировкаланмаган күпме товар тартып алганнар, боларның барысы хакында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Марат Гәрәев сөйләде.
Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручыларның гомуми саны пандемия башланганнан бирле 47 536 кеше, ягъни 100 мең кешегә 1220,7 тәшкил итте.
Шул ук вакытта 2021 елның декабрендә 4649 очрак ачыкланган, 1 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр – 4834 очрак.
Әйтик, 29 гыйнварда – 506 очрак, 28 гыйнварда – 412, 27 гыйнварда – 378, 26 гыйнварда – 368 очрак, 25 гыйнварда 348 очрак теркәлгән.
36%ка омикрон геноварианты ачыкланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Марина Патяшина хәбәр итте.
Татарстан Республикасында Covid-19 белән авыручылар саны бер атна эчендә өч тапкыр арткан. Бу омикрон штаммының бик тиз таралуына бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.