Татарстанда юл эшләре программасы уңышлы төгәлләнә. Аның гомуми суммасы - 38,6 млрд сум.
Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген ТАСС матбугат үзәгендә матбугат конференциясе узды, анда “Цифровой прорыв” конкурсы, “Россия – мөмкинлекләр иле” проекты ярымфиналларына нәтиҗәләр ясалды, шулай ук финал этабын уздыруның урыны һәм датасы игълан ителде.
ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты һәм алар киләчәктә Иннополисның үсеше турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук министр урынбасары Константин Михайлик катнашты, очрашу Мәскәүдә федераль министрлыкта узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы үзенең Казандагы филиаллары фондларын Столбище поселогында махсус төзелгән яңа бинага күчерә башлады. Бу хакта Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
“Россия - мөмкинлекләр иле” президент платформасының флагман проекты – “Цифровой прорыв” бөтенроссия конкурсының сигезенче хакатоны тәмамланды, ул авыл хуҗалыгына, әйләнә-тирә мохиткә багышланган иде.
Конкурсның операторы – Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РЭКА).
Бүген Иннополиста ике көнлек Merge конференциясе башланды, ул Россиянең барлык төбәкләреннән мәгълүмат технологияләренең төрле өлкәләреннән якынча 500 вәкилне җыйды: эшләүчеләр, маркетологлар, digital-дизайнерлар, менеджерлар, HR-белгечләр, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әле генә үз юлларын башлаучылар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
1 декабрьгә кадәр Татарстанда 2 млн 175 мең кеше өч төрле салым -транспорт, җир, күчемсез милек салымнары түләргә тиеш. Быел салым күләме 8,1 млрд сум тәшкил итә.
Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасында өч ел эчендә югары тизлекле интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре аша 3,5 мең социаль әһәмиятле объект, шуларның 2 меңнән артыгы быел, тоташтырылды.
Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “Диңгез приборлары төзү корпорациясе” АҖ генераль директоры Леонид Стругов белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм корпорция арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Шулай ук очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.