ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 12,5 кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясата ала.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

12 гыйнвар - Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне.


9
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Татарстанда 1-9 гыйнварда коронавирус инфекциясенең 808 очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 0,7% тәшкил итә.

Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 14092 кеше.

Бу мәгълүматларны ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасында күп фатирлы 198 йорт төзелә, бу – 2 млн кв. метр инвестицион торак. Шул ук вакытта, әлеге күләмнең төп өлеше (59%) эскроу-счетлар кулланып сафка бастырыла.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген 5 яшьлек Шәүкәт Миңлебаевның яңа ел хыялын тормышка ашырды.

Яңа ел бәйрәмнәрен уздыруга әзерлек турында бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләде.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татспиртпром” АҖ директорлар советы утырышы узды.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу чара Россия коткаручылар көне алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә узды.

Татарстанда халыкка спорт һәм физкультура белән шөгыльләнергә, спортчыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә барлык шартлар тудырыла. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Ел спортчысы - 2020” тантанасында белдерде.

Тантаналы чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Йәмән Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Сәлим әл-Вәһейши белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International