15 сентябрьдә Россиядә Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ведомство хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камада. Ул сәнәгать зонасында, шулай ук дошман БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән торак йортта булды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «Юнармия» Баш Штабы башлыгы Владислав Головин кул куйды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2027-2029 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразының төп параметрларына багышланган утырышында катнашты. Шулай ук 2027 елга һәм 2028 һәм 2029 еллар план чорына ТР берләштерелгән бюджеты фаразы, 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына ТР ММИ Территориаль фонды бюджеты проекты турындагы мәсьәләләр каралды.
2026 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 160,8 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 916 мең га бөртекле культуралар суктырганнар. Бу планның 83%ы. 3 млн 210 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – 35 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Торак төзелеше, социаль-мәдәни өлкә һәм инфраструктура программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә берничә йөкләмә бирде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестивален уздыруга финал әзерлегенә багышланган төп утырыш узды.