«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында узган күргәзмәдә Иннополис стендын Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә дәүләт министры, доктор Тани Әхмәд Әл Зейүди карады. Иннополисның технологик мөмкинлекләре турында аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста «Үзбәкнефтегаз» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Бәхзод Усманов белән очрашты. Бу компаниянең Татарстан Республикасына җавап визиты: 2022 елның декабрендә Татарстан делегациясе Ташкенттагы «Үзбәкнефтегаз» офисында булган иде.
Иннополис 18-19 майда Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV халыкара икътисадый форум чараларында актив катнашачак. Форумның максаты - Россиянең һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту.
Росбанк идарәсе рәисе Наталья Воеводина Иннополис инновацион үзәгендә булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул ИТ-шәһәрнең төп объектларында булды һәм пилотсыз таксины сынады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Очрашу Чаллыдагы предприятие мәйданында узды һәм уртак белем бирү проектларын, шулай ук робототехника өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру кысаларында эре автомобиль корпорациясе һәм Иннополис университеты хезмәттәшлегенә кагылышлы иде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2022 елның 24-27 ноябрендә Болгариядә онлайн-форматта узган информатика буенча XIV халыкара көзге турнир җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов һәм Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов 2022 елда Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына йомгак ясаган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы кысаларында 2022 елда «Иннополис» инновацион үзәгенең төп нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлары турында сөйләде.
Бүген ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле кысаларында Чаллыдан 12 яшьлек Руслан Хәбибуллин Иннополиста булды. Яшь татарстанлы югары технологияләр шәһәренә экскурсиягә килергә хыялланган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Ташкент шәһәрендә (Үзбәкстан Республикасы) эш сәфәрендә. Визитның максаты - мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салу.
«Цифрлы алгарыш. Сезон: ясалма интеллект» – Президент платформасының «Россия – мөмкинлекләр иле» проектларының берсе конкурсы бөтенроссия чемпионатының өченче этпбы тәмамланды. Илнең иң көчле ИТ-эшләүчеләре бер ай эчендә иң зур компанияләр өчен машина аша өйрәнү һәм ясалма интеллект техникасы аша проблемаларны хәл иттеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар приз фонды 3 миллион сум иде.