Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү - Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым.
Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ подразделениеләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең районнардагы юл-патруль хезмәте һәм дежур частьләре полиция хезмәткәрләренә 46 яңа автомобиль тапшырды: 33 “Лада Приора” һәм 13 “УАЗ-396522” автомобиле.
Россия боксеры Александр Поветкин авыр үлчәмдә WBC Silver титулы өчен поляк Мариуш Вах белән көрәштә җиңү яулады. Супер көрәш бүген Казанда узды.
Поветкин өчен 12 нче раундта техник нокаут аша ирешелгән бу җиңү, бер җиңелүе генә булган килеш, 30 нчысы иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген "Kazan-Arena " стадионында урнашкан "Аҗаган" балалар фәнни-күңел ачу үзәген тәкъдим иттеләр.
Бүген Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында "Безнең йорт - Татарстан-2015" этномәдәни фестивале гала-концерты узды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.