ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады.


3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Җәмәгать тәртибен саклау – уртак эшебез, һәм мондый мәсьәләләрне хәл итү белән хакимиятнең һәм җәмгыятьнең барлык институтлары да кызыксынырга тиеш, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Иминлек Советының һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышында. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.

Быел Татарстан күлләрендә һәм елгаларында 118 кеше һәлак булган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 кешегә азрак. Берникадәр уңай динамика күзәтелүгә карамастан, соңгы 3 айда гына да суда 18 гадәттән тыш очрак теркәлгән. Һава температурасы түбәнәюгә һәм сулыкларда боз барлыкка килә башлауга бәйле рәвештә, су объектлары кешеләр иминлеге өчен аеруча зур куркыныч тудыра.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Rockwool International" компанияләр төркемнәре президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, "Rockwool Russia" генераль директоры Марина Потокер, "Rockwool Russia" сатулар буенча директоры Максим Тарасов, "Роквул Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һ.б. катнашты.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген FIHAV 2015 Халыкара Гавана ярминкәсе ачылышы тантанасында катнашты.

2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Куба Министрлар Советы рәисе Рикардо Кабрисас бүген очрашуда Татарстан Республикасы һәм Куба Республикасының киләчәктәге хезмәттәшлеге мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Очрашу Куба Хөкүмәте бинасында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Гаванага (Куба республикасы), FIHAV 2015 Халыкара Гавана ярминкәсе ачылышында катнашу өчен килде.

31
октябрь, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бүген күп фатирлы торак йортларда капремонтны тормышка ашыру, башка республика программаларын гамәлгә кертү буенча фикер алыштылар.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконеренцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Россия җәядән ату федерациясе башкарма директоры Юрий Зубарев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International