Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 146 нчы Казан мәктәбенең өлкән сыйныфлары укучылары белән очрашты. Очрашу мәктәп ресторанында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Казанда Х.Ямашев проспекты, 100б адресы буенча урнашкан яңа "Континент" балалар паркы ачылды. Тантананың мәртәбәле кунагы Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булды. Аның белән бергә Казан мэры Илсур Метшин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев һәм башка рәсми затлар килгән иде. Рөстәм Миңнеханов өчен яңа парк буйлап экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм парк проектының авторы Дарья Толовенкова үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Казанда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Бүген бу хакта шәһәрдәге җил-давыл галәмәтләрен бетерү буенча уздырылган утырышта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр итте.
«Зыян күрүчеләр саны күп булуга һәм җитди матди зарар килүгә бәйле рәвештә, Казан территориясендә гадәттән тыш хәл турында карар кабул ителде», - диде ул.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия ГХМ җитәкчесе Владимир Пучков, Россия ГХМның ПРҮ җитәкчесе Игорь Паньшин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәһәр активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында яңартылган Халыклар дуслыгы проспектын һәм Сөембикә проспектын ачу тантанасында катнашты. Аны Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.