ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы составында катнашкан Татарстан спортчылары белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында бүген узган очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм спортчыларның тренерлары катнашты.

18
август, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында социаль ярдәм таләп ителүче халык төркемнәрен, бюджетчыларны һәм башка социаль төркемнәрне торак белән тәэмин итүче фонд (Дәүләт торак фонды – ДТФ) эшли, һәм без Татарстан тәҗрибәсен ничек ил масштабларында тарату мәсьәләсен карадык. Бүген бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш сәфәре барышында хәбәр итте. Искәртәбез, Россиянең беренче вице-премьеры Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды, соңыннан ул ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.


Россиядә өлешләп җыелган акчага торак төзүдән тулысынча баш тарту планлаштырылмый. Бу хакта бүген Казанда торак төзелешен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә нәтиҗәләре буенча РФ Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов журналистларның сорауларына җавап биргәндә белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында, Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе конференцияләр залында II Халыкара кыр археология мәктәбе ачылды.

Мәктәпне уздыруның максаты – Евразиянең археологик мирасын өйрәнү практикасына яңа алымнар кертү нигезендә фәнни эшләрне берләштерү.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән РФ Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов бүген Казанда “Соловьиная роща” торак комплексы төзелеше барышын бәяләделәр. Искәртик, бүген РФ Беренче вице-премьеры Татарстан башкаласына эш визиты белән килде. Торак комплексы Казанның Идел буе районында урнашкан. Аның янында спорт объектлары (Волейбол үзәге, "Тулпар" спорт комплексы), шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре (РКХ һәм БРКХ) бар.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракциясе заводын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.

Яңа завод — «Нәфис - Биопродукт» май орлыгын тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү комплексын төзүнең йомгаклау этабы, аңа шулай ук эксплуатациягә тапшырылган майларны рафинатлату заводы һәм шешәләрдә май, майонез һәм соуслар чыгару заводы да керә. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә «Нәфис» компанияләр төркеме елына 1 млн. тонна май орлыгы эшкәртәчәк.

2019 елда уздырылачак “WorldSkills Competition” һөнәри осталык дөнья чемпионаты финалына Татарстанның Лаеш районында мәйданы 100 мең кв.м. дан ким булмаган “Kazan Expo WorldSkills Arena” күргәзмәләр комплексы төзеләчәк. Ул халыкара таләпләргә җавап бирә торган заманча үзәк һәм ярышларны үткәрү өчен төп мәйданчык булыр дип планлаштырыла. Комплекс төзелеше өчен кирәкле акчаның күләме әлегә билгеләнмәгән, әмма ул 1 млрд. сумнан артачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев хәбәр итте.

Бүген Татарстан Лаеш муниципаль районында берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Сокуры авылында балалар бакчасын ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.

«Ромашка» балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Учреждениедә 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнәчәк.

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Сәфәренең максаты –торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылачак киңәшмәдә катнашу.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Груп» (Төркия) Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International