ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Углеводородлар запасларын чыгару кыенлаша баруны исәпкә алып, яңа технологияләр дә, инвестицияләр дә шактый зур күләмнәрдә кирәк, дәүләт ягыннан да күбрәк ярдәм зарур. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика нефть компанияләре җитәкчеләренең гадәттәге еллык киңәшмәсе тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

Искәртәбез, бу чара ел саен Татарстанда 2001 елдан бирле уздырыла һәм «нефть саммиты» дигән рәсми булмаган исем алды.

Нефть саммиты-2015 Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш поселогында узды. Саммит башланыр алдыннан анда катнашучылар һәм чакырылганнар мобиль экспозицияләргә куелган алдынгы технологияләр һәм җайланмалар белән танышты.


8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Биләр поселогындагы «Фәнсар» фәнни-мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, «Сәләт» хәрәкәтенең баш идеологы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Җәүдәт Сөләйманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.

Бүген Аксубай бистәсендә тантаналы төстә “Дельфин” йөзү бассейны ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов һәм бистәдә яшәүчеләр катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат булуга документларны ТР Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды. Документларны тапшыру вакытыннан ул республиканың иң югары вазыйфаи заты урынына рәсми кандидат була.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ТР ҮСКнә үзенең финанс мәсьәләләр буенча вәкаләтле вәкилен теркәүгә документлар һәм Татарстан Республикасы  Президенты кандидатының сайлау фондын булдыру өчен  сайлау счетын ачу турында гариза бирде. 

Бүген Татарстан республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов  ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында катнашты. 
Бүген ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында “2015 елга, 2016 һәм 2017 нче еллар планлы чорына Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 127-5 нче номерлы ТР закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Түбән Новгород өлкәсенә килде.
Аның бу өлкәгә килүенең максаты- Татинец авылында узучы агросәнәгать форумында катнашу.

Бу форум алтынчы тапкыр уздырыла һәм Идел буе едераль округының барлык 14 төбәгеннән зур агросәнәгать предприятиеләре вәкилләрен җыя.

Бүген Казанда «Корстон» кунакханә комплексында урбанистик конференцияләренең «Иртәгә шәһәрләр һәм территорияләр: уңай үзгәрешләр инструментарие» икенче сериясе уза. Быел мондый чаралар Хабаровскта һәм Самарада узган инде. Казаннан соң шундый ук форумнар Новосибирск һәм Санкт-Петербургта узачак. Конференцияләр сериясе Мәскәү халыкар урбанистик форумы белән тәмамланачак, ул көз көннәрендә оештырылачак.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың башка шәһәрләре башлыклары, закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары, эшлекле даирәләр вәкилләре, урбанистика, шәһәр төзелеше, икътисад һәм социология өлкәсендә Россия һәм чит илләр экспертлары катнашты.

Иртәгә 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Татарстан әлеге бәйрәмне уңай демографик вазгыятьне саклаган хәлдә каршы ала. Соңгы 5 ел дәвамында татарстанлылар санының табигый үсеше күзәтелә: туучылар үлүчеләр саныннан өстенлектә. Соңгы ярты елда бала туу турында актлар, үлем актларына караганда, 2 мең 987гә күбрәк теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ (ЗАГС) идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов Зеленодольск районындагы «Яңа Тура» технополисында булдылар.

«Яңа Тура»га Рөстәм Миңнеханов һәм Максим Акимов Чаллы шәһәреннән килделәр, анда моношәһәрләр үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Аппараты җитәкчесе урынбасары Максим Акимов Татарстанга эш визиты кысаларында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International