Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Студентларны Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, "Россия Саклык банкы" идарәсе рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров сәламләде.
Бүген Мәскәүдә 2019 елда Россиядә WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Казан шәһәре үтенечен тәкъдир итү репетициясе узздырылды.
Чара Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында узды, репетициядә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар катнашты.