ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Максим Акимов белән очрашу һәм моношәһәрләр үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашу.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Аны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрде.

Бүген Казанда БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммитында катнашучы делегацияләр җитәкчеләре белән багланышлар турында Меморандум имзаланды. Имзалау тантанасы  БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммитында катнашучыларның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу кысаларында узды (Казан Кремлендә). БРИКС илләре Халыкара яшьләр саммиты Казанда 2015 елның 4-7 июль көннәрендә үткәрелә. Саммитта биш ил вәкиле катнаша – Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы. 


4
июль, 2015 ел
шимбә

Бу елларда “Бердәм Россия” актив катнашучы һәм күбесенчә үзгәрешләр локомотивы булды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясендә белдерде.

Конференция барышында Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты кандидаты итеп сайланды. 

“Бердәм Россия” партиясе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президентына кандидат итеп күрсәтте. Карар “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлекчәсенең XXIII конференциясенең беренче этабында Казанда кабул ителде.

Конференция эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы районнары администрацияләре башлыклары, инициатив төркем әгъзалары, иҗтимагый оешмалар һәм партия тарафдарлары хәрәкәте вәкилләре катнашты.

Бүген Казанда БРИКС илләренең (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) I яшьләр саммиты ачылды. Саммитта катнашу өчен Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасыннан 200 дән артык делегат килде. Казан Ратушасында узган тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын катнашты.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты. 

Татарстан Республикасында корылык аракасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Татарстан Республикасында төзелеш объектларында 2015 елның узган алты аенда 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның төп сәбәбе – биек җирдән егылып төшү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


3
июль, 2015 ел
җомга
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен сәнәгать, фән, икътисад, мәдәният һәм башка тармаклар вәкилләренә тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Илдар Халиков сәламләү сүзләреннән соң, кунакларның һәрберсе республика үсешенә үз өлешен кертте, дип билгеләде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Барселона шәһәре советы архитекторы, шәһәр мөхите департаменты директоры Висенте Гуайарт белән очрашты. Татарстан Республикасы  Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International