Бүген Балтач шәһәр тибындагы поселогында Хөкем йорты тантаналы рәвештә ачылды. Чарада ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. Сәламләү чыгышында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп узганча, район үзәгендә мөһим объект пәйда булды, анда федераль һәм җәмәгать судьялары, шулай ук суд приставлары эшләячәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Осиново поселогында яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты.
"Звездочка" балалар бакчасы "Радужный" микрорайоны белән янәшә урнашкан һәм 260 балага исәпләнә. Яңа объект бер ел эчендә төзелгән. Проектның гомуми хакы 142 млн. сумнан артык. Бинада музыка һәм физкультура заллары, методика кабинеты, татар телен өйрәнү кабинеты һәм медицина бүлмәсе бар.
Бүген ТР Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды. Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.
Бүген Казан Кремлендo "Динамо-Казан" чирәмдә хоккей командасын котладылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке
эшләр министры Артем Хохорин һәм башкалар катнашты.
Искәртәбез, үткән атнада "Динамо-Казань" командасы чирәмдә хоккей буенча Россия чемпионы титулын 12 мәртәбә яулады. Шулай ук быел беренче мәртәбә БДБ Кубогына чемпионат уздырылды, Казани спортчылары анда да җиңү яулады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Террорчылыкка каршы милли комитет (ТМК) һәм Федераль оператив штаб утырышында катнашты. Утырышны РФ Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников уздырды. Утырышта шулай ук ТМК әгъзалары, Россия Федерациясе Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, Башкортостан һәм Чувашия башлыклары, федераль башкарма органнары һәм махсус хезмәтләрнең җаваплы вәкилләре катнашты.
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты - РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллинаның Ислам үсеш банкы Төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әл Мәдәни белән очрашуында катнашу.
Ислам банкингы һәм финанслар – бу илебез банк өлкәсендә кулланылырга мөмкин булган реаль механизм. Бүген Рөстәм Миңнеханов VII Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисадый саммиты – Kazansummit кысаларында чит иллләр һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә шундый фикер әйтте.
Чара «Корстон» КСККда узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының тышкы сәясәт мәсьәләләре департаметы җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин катнашты.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.