ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел елгасы яры буйларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде.

Татарстан Россия нык ил булсын өчен барысын да эшли. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия көненә багышланган бәйрәмдә шулай дип белдерде. "Төбәкләр нык булса, илебез дә нык булыр. Татарстан моның өчен барын да эшли һәм безнең төп көч - балаларыбыз, яшьләребез", - диде ул. Бәйрәм кунакларын котлап, Рөстәм Миңнеханов  ил һәм республика казанышлары өчен горурлануын белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2015 елгы су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты объектларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" АКБО генераль директоры Азат Кадыйров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, подряд оешмалары җитәкчеләре озата йөрде.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашуы узды. Искәртеп узабыз: Абхазия Республикасы Премьер-министры кичә Казанга эш визиты белән килгән иде.

Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!
Илебез дәүләтчелегенең меңъеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң югары органы, дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, җәмгыяви үсеш барышын кискен үзгәртте, илебезнең статусын һәм ролен билгеләде.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Кичерелмәгәннәр сугышы”(«Война непрощенных») документаль фильмы презентациясендә булды. Чара Мәскәүдә 2015 елның 11 июнендә үтте. Кинолента Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм эшкуар, хәйрияче Рөстәм Мәһдиев ярдәмендә төшерелгән. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе бүген Казан Кремлендә Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашты.
Абхазия делегациясе Казанга бүген килде.
Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия бүген Казанга килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Бүген Артур Миквабия ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән киләчәктәге хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен очраша.

Күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт Россия Федерациясе өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аның тышкы сәясәтенең өстенлекле векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең I утырышы ачылышында хәбәр итте.

Чара «Президент-отель» кунакханә комплексы конференц-залында узды, анда Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни һәм башкалар катншаты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Ийяд Мәдәни белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларында «Президент-отель» кунакханә комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ийяд Әмин Мәдәни Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында киләчәк багланышлар турында фикер алышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International