Төркия партнерлары белән уртак эш бездән зур нәтиҗәлелек таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Палаталар һәм биржалар берлеге рәисе Рифат Хисарҗиклыоглу белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе Шамил Агиев, Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстан белән Төркия шәһәрләре арасында авиарейслар санын арттыру буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм "Төркия һава юллары" генераль директоры Тәмәл Котиль фикер алышты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Анкарага эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Төркия бизнес-секторы белән алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында Анкарада эшлекле иртәнге ашта сөйләште. Әңгәмәдә шулай ук Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкчи, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары һәм Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарага эш взиты кысаларында Төркия Премьер-министры Әхмәт Давутоглу белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Андрей Карлов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан делегациясенең башка вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Internationalда Төркиянең рәсми делегаты Саваш Эришен белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановнең Анкарага эш визиты кысаларында узды.