Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать пространстволарын (паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башкаларны ) заманча төзекләндерүгә багышланган семинарда катнашты.
Чара "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур., 20) узды. Семинарда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, республика муниципаль районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Ирландиянең инновацияләр өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнергә тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Оун О'Лири белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Безгә Ирландиянең интегрирацияләнгән инновацион системасы бик кызыклы, сездән күп нәрсәләргә өйрәнеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов, Оун О'Лири әфәндегә мөрәҗәгать итеп. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Ирландия мөнәсәбәтләренең потенциалы зур, бу – икътисадый багланышлар да, мәгълүмат технологияләре, инновацион эшчәнлек өлкәсендә дә һәм башкалар буенча да хезмәттәшлек.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләре программасы кысаларында узган төп чараларның берсе "Россиянең инновацион экосистемасы - хәзерге вакытта һәм киләчәктә мөмкин булган сценарийлар. Төбәкләр үсеше стратегиясе драйверы буларак кластерлар" темасына пленар утырыш булды. Аның эшендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, статс-секретарь - РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Оун Финбар О’Лири, венучурлы инвесторлау өлкәсендә АКШ, Корея, Сингапурдан вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары– мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчеcе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты. Олимпиаданың йомгаклау турында Россиянең 22 субъектыннан һәм 10 чит илдән 500дән артык мәктәп укучылары катнашты.
Россия инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) әгъзалары булган регионнарга кластерлы инициативаларны гамәлгә ашыруда эшне көчәйтергә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, РИРА советы рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстан Республикасы ныгып килүче Россия-Куба мөнәсәбәтләрендә тоташтыручы звено булырга мөмкин. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясенең 13 нче утырышында хәбәр итте.
Утырыш Казанда «Корстон» КСККда узды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Дмитрий Рогозин һәм Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас алып барды.