Нефть-газ комплексы – бүген Татарстан икътисадының төп элементы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов"Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте. Чарада шулай ук "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ Россиядә генә түгел, бөтен Европада иң эре предприятиеләрдән санала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре белән барды.
Рөстәм Миңнеханов башта "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖдә булды. Рөстәм Миңнехановны "Түбән Кама нефть химиясе" ҖАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, "Таиф" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы караган беренче объект – изопрен-мономер җитештерүче завод.
Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин килде. «Казан» халыкара аэропортында Дмитрий Рогозинны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Республикасы Куба белән инновацион мәйданчыклар, махсус икътисадый зоналар булдыру тәҗрибәсен уртаклашырга әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас Руис белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасы җитәкчелегенә бу визитны оештыруда ярдәм иткәне һәм Татарстан Республикасы делегациясенең 2014 елның ноябрендә Кубага эш сәфәре барышында күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2013 елдан алып 21 апрель көнне Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Бу хактагы Указга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2012 елның 10 июнендә имза салды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Кадрлар резервы” Республика проектының 2013-2014 нче елгы финалистлары белән очрашты. Очрашу барышында халыкның хокукый аңын арттыру, IT-кластерлар үсеше аша Татарстан Республикасы икътисады перспективалары һәм үсеше, Казан җиңел атлетика марафоны аша массакүләм спортны популярлаштыру, ТР яшьләренең электораль активлыгын арттыру кебек темалар күтәрелде.