Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәт Сабиров вафатына бәйле рәвештә Сабировлар гаиләсәнең кайгысын уртаклашу сүзләрен белдерде. Ул Мөхәммәт Сабировның тормыш иптәше Фәһимә Сәхап кызына телеграмма җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәһранда Ш.Бәхәшти исемендәге Университетта булды.
Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының уку-укыту программалары белән танышты, территориясен, уку корпусларын карап чыкты.
Ш.Бәхәшти исемендәге Университетка 1959елда Иранның Милли университеты буларак нигез салынган һәм аның составында ике факультет булган. Хәзер университет 199 бакалавриат программасын, 632 магистрат программасын һәм 257 PhD программасын гамәлгә ашыра, аларда 17,5 мең кеше белем ала, шул исәптән бакалавриат программалары буенча –8,6 меңнән артык кеше, магистратурада – 7,3 мең, аспирантурада (PhD) - мең ярым кешедән артык.
Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала. Бу хакта Тәһранда Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде.
Тәһран аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян һәм башкалар каршы алды.
Иранга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Фән һәм технологияләр буенча Иран вице-президенты Сурена Саттари, Иран чит эшләр министры Мөхәммәд Җәвад Зариф, Иран сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Мөхәммәд Реза Нәматзадә, дәүләт хакимияте органнарының башка вәкилләре белән очрашачак.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләренең 40 процентка якыны – хатын-кызлар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиләре – хатын-кызлар белән традицион очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда республика һәм регионда эшләүче федераль ММЧ вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов хатынкызларны 8 март яз бәйрәме белән котлады, аларга бәхет һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Булочно-кондитерский комбинат" ААҖдә (Казан) җитештерү цикллары белән танышты.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар озата йөрде.
1986 елда оешкан предприятие Казан базарының 30%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта"Булочно-кондитерский комбинат" ААҖ генераль директоры Булат Котдусов хәбәр итте. Көненә предприятиедә 80 тонна икмәк һәм күмәч әйберләре җитештерелә.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр 42 муниципаль районда 999 объектның 567нда башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашты.
Бүген Казанның "Корстон" комплексында Россиянең Идел буе федераль округына керүче субъектларда агросәнәгать комплексы белән идарә органнарына оператив ярдәм күрсәтү, сезонлы авыл хуҗалыгы кыр эшләре белән бәйле мәсьәләләрне карау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. "Идел буе федераль округында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы һәм ябык җирлектә яшелчәчелек үсеше" темасына үткән утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ИФО төбәкләренең агросәнәгать комплексы органнары җитәкчеләре катнашты.