ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2015 ел
җомга

Татарстанның агросәнәгать комплексына федераль ярдәм быел 20-30 процентка артырга мөмкин. Бу хакта бүген Россиянең Идел буе федераль округына керүче субъектларында агросәнәгать комплексы белән идарә органнарына оператив ярдәм күрсәтү, сезонлы авыл хуҗалыгы кыр эшләре белән бәйле мәсьәләләрне карау буенча ведомствоара комиссия утырышыннан соң журналистларга Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров хәбәр итте. “Корстон” комплексында “Идел буе федераль округында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы һәм ябык грунтта яшелчәчелекне үстерү” темасына багышланган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Быелгы язгы чәчү кампаниясе кысаларында төп бурычларның берсе – чәчүлек мәйданнарын саклап калу, алар Татарстанның 2,9 млн. гектарын тәшкил итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы сезонлы кыр эшләрен уздыруга бәйле мәсьәләләрне карау һәм Идел буе федераль округына керүче Россия Федерациясе субъектлары АСК идарәсе органнарына оператив ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара комиссия утырышында белдерде. “Корстон” кунакханә комплексында узган утырышның төп темасы - 2015 елда язгы чәчү эшләрен оешкан төстә уздыру бурычлары һәм Идел буе федераль округында ябык грунтта яшелчәчелекне үстерү. Утырышны Россия авыд хуҗалыгы министры Николай Федоров уздырды.

Бүген Россия Авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров «Корстон» КСККда Татарстан азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.

Искәртәбез, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Казанда эш сәфәре белән. Визитның төп максаты – «Идел буе федераль округында 2015 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек һәм ябык грунтта яшелчәчелекне үстерү турында» Сезонлы авыл хуҗалыгы кыр эшләрен уздыруга бәйле мәсьәләләрне карау һәм Идел буе федераль округына керүче Россия Федерациясе субъектларының АСК идарәсе органнарына оператив ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашу.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров “Майский” теплица комбинатында яшелчәләр һәм җиләк-җимеш җитештерү эше белән танышытылар. Искәртик, Николай Федоров республикага бер көнлек эш визиты белән килде. Җитештерү мәйданчыкларын шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар карады.


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Бу тантаналы чара Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Гыйлем һәм хәтер» («Connaissance et Memoires») француз нәшрияты башлыгы Катрин Кормери белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты.


4
март, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты.

Искәртәбез, Сергей Ситников Казанда эш визиты белән.

Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы паркларны һәм скверларны реконструкцияләү концепциясен тәкъдим иттеләр.

Барлыгы Казанда 25ләп парк зонасын торгызу һәм ремонтлау күз алдында тотыла. Проектларның һәрберсе турында Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева җентекләп сөйләп бирде.

«Крылья Советов» паркын (Олег Кошевой ур.) реконструкцияләү проектын беренче булып күрсәттеләр. Татьяна Прокофьева билгеләп үткәнчә, реконструкция гамәлдәге планлаштырылган структураны саклап калуны күз алдында тота. Бу – эре паркларның берсе.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПрайсвотерхаусКуперс» (PricewaterhouseCoopers - PwC) компанияләр төркеменең Россиядә идарә итүче партнеры Дэвид Грей белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Казан шәһәре җитәкчелеге бюджет акчаларын дөрес һәм нәтиҗәле файдалана белә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының 41 нче утырышында хәбәр итте. Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елдан-ел Татарстан амбициоз максатларны гамәлгә ашырырга һәм алдынгы нәтиҗәләргә ирешергә сәләтле регион абруен раслап килә. «Республика элеккегечә үк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча (3 нче урын), төп капиталга инвестицияләр күләме буенча (5 нче урын) һәм сәнәгать җитештерүе буенча (5 нче урын) Россия лидерлары арасында кала бирә», – диде Татарстан Президенты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International