ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бүген республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Утырышның төп темасы ведомствоның 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2015 елга куелган бурычлар турында иде.

Коллегия ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында узды (Казан ш., Пушкин ур., 66/33).
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде.

Бу хакта Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2015 елның 16 гыйнварында имзаланды.
2014 нче елда Татарстан предприятиеләре һәм гражданнары тарафыннан мәҗбүри пенсия иминиятенә 85 млрд сум акча күчерелгән, бу планга карата 102 процент дәрәҗәсендә. Мәҗбүри медицина иминиятенә кертелгән акчага килгәндә, ул 17,7 млрд сум тәшкил итә (планнан 103,4 процент дәрәҗәдә). Әлеге мәгълүматларны бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында бүлек идарәчесе Марсель Имамов җиткерде.

Казанда яр буе урамының концепциясе булырга тиеш, бу аны җанландырачак, шәһәр халкын җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү мәсьәләләре турында сүз барды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Татспиртпром” ААҖнең генераль директоры итеп Ирек Миңнәхмәтов билгеләнде.

"Татспиртпром" ААҖнә яңа җитәкчене Татарстан Республикасы Премьер-министры, “Татспиртпром” ААҖ директорлар советы рәисе Илдар Халиков тәкъдим итте.

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләүнең икенче этабы тәмамланды. Бүген бу хакта Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгатьләр һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич катнашты. Татарстан Республикасы Президентына «Татарстан-2030» стратегиясе проектының ике этабы нәтиҗәсен тәкъдим иттеләр.

Татарстан җитәкчелеге, нәтиҗәле стратегик партнер килү шартларында, дәүләт катнашындагы предприятиеләрен хосусыйлаштыру мәсьәләсен карарага әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумы кысаларындагы "Икътисадның реаль секторы: нәтиҗәлелеккә юл" панель дискуссиясендәге чыгышында белдерде. РФ Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин фикер алышуның модераторы булды.


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Яһүдләр музеенда һәм толерантлык үзәгендә булды. Музейдагы экскурсия барышында аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең һәм Россиянең иң эре паркларыннан берсе – Горький ис. башкала паркында булды. Ике сәгатьлек экскурсия барышында Татарстан Президентына әлеге паркны оештыру һәм эше турында аның директоры Ольга Захарова сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International