ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне чын йөрәктән республикабыз өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Конституция көне белән тәбриклим. Без инде егерме ике ел буена Татарстан Республикасы Конституциясе гражданнар хокукларын нәтиҗәле яклый торган шартларда яшибез һәм эшлибез. Ул икътисадның ныклы нигезе булып тора һәм дәүләт һәм җирле хакимият органнарының көйле эшләвен тәэмин итә.

Татарстан халкы дәүләт һәм социаль әһәмиятле булган хезмәтләрне электрон ысул белән алуны уңайлырак күрә. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Татарстан халкы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар турында махсус “Инспектор” кушымтасы аша хәбәр итә алачак, аны 10 ноябрьдән iOS һәм Android операцион системалар базасында мобиль җайланмаларга түләүсез урнаштырырга мөмкин булачак.

“Кушымта юлларда җәмәгать контролен булдыру, юл хәрәкәте иминлеген яхшырту өчен эшләнде”,- дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Татарстан җитәкчелеге Колумбия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә өметләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Боготада Колумбия тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Патти Лондоньо ханым белән очрашуда белдерде. Очрашу Колубия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми резиденциясендә – Сан-Кралос сараенда узды.

Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы һәм Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү Боготада Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында изаланды. Документка имзаларын Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы президенты Оскар Билли Лопес Боланьос һәм ТР ССП рәисе Шамил Агеев куйды. Чара Боготада Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы офисында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбиягә (Богота) ике көнлек эш сәфәре кысаларында Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) җитәкчелеге белән очрашты.

Колумбия башкаласы Богота җәмәгать транспорты эшен оештыру – Казан белгечләре өчен өйрәнерлек әйбәт үрнәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбия башкаласы транспорт системасын тәкъдир иткәндә әйтте. Тәкъдир итү «Трансмиллениум» (Transmilenio s.a.) компаниясе офисында уздырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбиягә эш сәфәре барышында КАМАЗ шассие базасында эшләнгән автобусны карады. Татарстан Республикасы Президенты автобус кабинасына кереп карады, аңа һәм Татарстан делегациясенә автобусны «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин тәкъдир итте.


4
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

3 ноябрьдә, көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2014 елның 3-4 ноябрендә) эш сәфәре белән Богота шәһәренә, Колумбиягә килде.

Богота халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең Колумбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Сергиев каршы алды.


3
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кубага визиты кысаларында Гаванада Геннар инженериясе һәм биотехнологияләр үзәге («БиоКубаФарма») эше белән танышты. Татарстан делегациясенә презентацияне үзәкнең генераль директоры, доктор Луис Эррера уздырды. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International