Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Gehl Architects компаниясе җитәкчелеге вәкилләре шәһәр тирәлеген оештыру һәм “Зур Казан” проекты концепциясен формалаштыру өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу Копенгагенда компания офисында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания чит эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш визиты кысаларында Дания Чит эшләр министрлыгы бинасында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгегенга эш сәфәре кысаларында "Хальдор Топсе" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Яклар нефть химиясе тармагында киләчәк хезмәттәшлек, нефть эшкәртү предприятиеләрендә яңа технологияләрне гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенга (Дания Корольлеге) ике көнлек эш визиты белән килде. Дания башкаласына сәфәре кысаларында (9-10 октябрь 2014 ел) Рөстәм Миңнеханов сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән берничә эшлекле сөйләшүләр үткәрәчәк. Аерым алганда, "Данфосс", "Хальдор Топсе" һәм башка компанияләр җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.
Бүген Чабаксарда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спорт буенча совет утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, дәүләт хакимияте органнары, бизнес һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Региональ һәм муниципаль автомобиль юллары челтәрен саклап калу һәм үстерү чаралары комплексы бүген “Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында” Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында тәкъдим ителде, аны Новосибирскта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды. Төп нотык белән утырышта Дәүләт Советы эш төркеме җитәкчесе – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Цереброваскуляр патология һәм инсульт” III Россия халыкара конгрессы ачылды. Аның пленар утырышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Утырышта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы Евгений Гусев, Россиянең танылган галиме, Бурденко исемендәге Нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директоры, нейрохирург Александр Коновалов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.