Татарстан һәм «Лукойл» компаниясе арасында ныклы, төрле өлкәләрдә үзара файдалы мөнәсәбәтләр, һәм бу мөнәсәбәтләр уңышлы үсә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Лукойл» ААҖ Президенты Вахит Алекперов белән очрашуда белдерде. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проект җитәкчеләре һәм Мэйо (АКШ) клиникасы вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һ.б. катнашты.
«Кастамону Энтегре» төрек компаниясенең МДФ-панельләр һәм агач идән япмаларын җитештерү бенча “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендә яңа заводы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Версель Эроглу, «Хәят холдинг» компаниясе президенты Әхмәт Яхья Кыгылы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда уздырылды, анда өлкә делегациясе «Кастамону Энтегре» заводын ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы - «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Соложенкин белән очрашты. Очрашу «Алабуга» МИЗда «Кастамону Энтегре» заводын ачыр алдыннан узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген “Догуш” төрек холдингы Идарә рәисе Фәрит Шахенк белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты Радик Гыйматдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Линар Якупов һәм башкалар катнашты.
Бүген Казанда Спорт сарае бозында «Хоккей легендалары» хәйрия матчы узды, «Дөньякүләм хоккей йолдызлары» командасына каршы «Хоккей ветераннары» командасы чыкты. Соңгысы составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
Бүген Казанда Машина төзелеше көне уңаеннан бәйрәм чаралары уздырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, залда шулай ук машина төзелеше тармагы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре, ветераннар, хезмәт династияләре вәкилләре, яшь инженерлар, техник иҗат түгәрәкләре җитәкчеләре җыелган иде.