Узган атнада 770 кешедән торган Татарстан делегациясе Казахстанда булып кайтты. Татарстанлылар Казахстан вәкилләре белән сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.
Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Турхан Дилмач белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Чит ил эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнаштылар.
Бүген Казанның «Баскет-холл»ында коляскаларда баскетбол буенча Ачык Россия кубогы кысаларында «Барс Канатлары» («Крылья Барса») һәм Мәскәүдән «Фалькон» командалары арасында өченче урын өчен матч уздырылды. Киеренке көрәш барышында 61:47 исәбе белән Казан командасы җиңү яулады. Бу уенга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та метрода килгән иде.
Казанда ачылган "Хәрәкәттә" Coca-Cola паркында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин озата йөрделәр.