ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Мәгариф системасында мөгаллим – иң мөһиме. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәген ачу тантасында белдерде. Ресурс үзәге “Казан педагогика колледжы” УҺБ ДАМУ базасында (Даурия, 30) ачылды. Чарада Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.


1
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Чаллы IT-паркы белгечләре өчен беренче күп фатирлы йорт ишекләрен ачты. Йортны сафка кертү уңаеннан тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында С.Титов исемендәге Чаллы картон-кәгазь комбинатында картон чыгару буенча модернизацияләнгән линияне карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, шәһәр мэры Васил Шәйхразыев озата йөрде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Менделеев шәһәрендә булды. Анда дүрт объектның тантаналы ачылышы узды: атмосфера һавасының пычрануын күзәтүче автомат станция, ремонтланган Мәдәният йорты, 1нче мәктәпкә өстәмә төзелеш һәм Татарстан урамындагы 7нче торак йортның икенче чираты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗедә үзе укыган мәктәптә булды. Ул Әгерҗе шәһәренең 2нче урта мәктәбендә 1 сентябрь – Белем көненә багышланган тантанада катнашты.

Мәктәп алдындагы мәйданчыкта Илдар Халиков үзенең укытучылары-ветераннар Валентина Латыпова, Галина Стрелова һәм Геннадий Киселев белән исәнләште.

Түбән Кама кешеләренең ничек эшләвенәТатарстанның гына түгел, бөтен Россиянең дә икътисадый хәле бәйле. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Түбән Кама муниципаль районы активы белән очрашуда әйтте.

Бүген Белем көнендә Түбән Камада “Ладушки” яңа балалар бакчасы ачылды. Яңа бакча ачылу белән шәһәр кешеләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котладылар.
Бүген Түбән Камада Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты. Михаила Бабич инициативасы буенча ИФОнда 4 кадетлар корпусы булдырылган. Татарстанда 2004 елдан эшләп килгән Түбән Камадагы кадетлар корпусы округ статусын алды. Хәзер ул Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемен йөртә. Анда 252 курсант белем алачак.

31
август, 2014 ел
якшәмбе

Татарстанда 2014 елда капремонт программасы буенча яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләр дә тулысынча ремонтланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 Кадерле дуслар! Барлык укучыларны, студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International