Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Горький исемендәге реконструкцияләнгән Үзәк мәдәният һәм ял паркында булды.
Исегезгә төшерәбез, паркта реконструкция уздырылды, монда заманча балалар мәйданчыклары ясалды, велосипедта һәм җәяү йөрүчеләр өчен маршрутлар уздырылды, мемориаль зона яңартылды, яңа фонтан төзелде.
Бүген Горький ис. паркта 30 август Республика көнен бәйрәм итү чаралары уза.
Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Татар авылы кешеләренең шәхси хуҗалыкларын күрсәтә торган скульптур композиция бүген Иске Татар бистәсендә пәйда булды – Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының Казандагы филиалы студентлары үз эшләрен шәһәргә бүләк итеп тапшырдылар. Скульптураларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бәяләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка театр сәнгате музее проектын тәкъдир иттеләр. Бу чара музей урнашачак бинада узды.
Татар театр сәнгате музеен Г.Камал исемендәге театр каршында Татарстан урамындагы реставрацияләнгән 8нче йортта урнаштыру карала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Идел буе районы кешеләрен Республика көне, Шәһәр көне һәм ишегалды бәйрәме белән котлады. Биредә яңа төзекләндерелгән ишегалды территориясен ачу бәйрәме узды.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фойесында Татарстан җитештерүчеләренең азык-төлек товарлары күргәзмәсе оештырылды.
Экспозициягә сөт продукциясе, ит һәм колбаса, икмәк әйберләре, яшелчә продукциясе җитештерүче эре предприятиеләрнең үз продукциясе, шулай ук фермер хуҗалыкларының азык-төлек товарлары куелган иде.