ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2013 ел
сишәмбе

Татарстанда 2013 елда бөртекле культуралар уңышы агымдагы фаразлар буенча 2,5 млн тонна тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев урып-җыю эшләре буенча уздырган селектор киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның  "Технополис"Новая Тура" проектының киләчәге мәсьәләсе буенча FGN Capital компаниясенең директорлар советы рәисе Александр Халдей белән рәсми очрашуы булды.  

 


Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республика уку йортларын яңа уку елына әзерләү турында сөйләде. Ул 2013 елда капиталь ремонт кысаларында 167 белем бирү учреждениесен төзекләндерү көтелүен җиткерде. Моның өчен 2,5 млрд. сум акча каралган. Әлегә эшләрнең якынча 45 проценты башкарылган.

8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Иннополис” проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (ГИСУ), “КазанГипронииавиапром” ЯАҖ, “ПСО Казан” ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия һәм БДБ буенча Бөтендөнья икътисадый форумы җитәкчесе Анастасия Аубакирова белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.


7
июль, 2013 ел
якшәмбе

Бүген Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының Оештыру комитеты исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе уздырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Халыкара фехтование федерациясе (FIE) президенты Алишер Усманов, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың фехтование буенча ярышлары барган “Казан” ябык ат-спорты манеженда булдылар. Кунаклар зур кызыксыну белән шәһси зачетта ир-егетләрнең кылыч белән хатын-кызларның шпага белән ярышуларын карадылар.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казанда IAAF Җиңел атлетика халыкара федерациясе президенты Ламин Диак һәм Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Россия гольфы ассоциациясе башлыгы Андрей Вдовин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья бадминтон федерациясе президенты Пол-Эрик Хейер һәм Россия бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы бадминтон федерациясенең күзәтү советы рәисе, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International