ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2013 ел
җомга

Петербург халыкара икътисадый форумның чараларында бүген Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов катнашты. Искә төшерик, форум 20 июньнән 22 июньгә хәтле төньяк башкалада "Ленэкспо" комплексы территориясендә уза, аңарда бөтен дөньядан 5000гә якын кунак катнаша, 70тән артык ил тәкъдир ителә.

Мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү турында өч яклы килешүгә бүген “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, “Газпром газ-мотор ягулыгы” ҖЧҖ генераль директоры Виктор Зубков һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов имза салды. Имза салу Петербург халыкара икътисадый форумы (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) мәйданчыгында узды.

Татарстан Республиасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янә Россия инновацион регионнары ассоциациясе (АИРР) Советы рәисе итеп сайланган. Аның кандидатурасын бөтен АИРР Советы әзгъзалары бер тавыштан сайладылар.  Россия инновацион регионнары ассоциациясе Советының гомуми җыелышы бүген Санкт-Петербургта, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Җыелышта РФ Дәүләт Думасы рәисе, АИРР Күзәтү Советы рәисе Сергей Нарышкин, «Роснано» идарә рәисе Анатолий Чубайс, регионнар башлыклары – АИРР әгъзалары катнашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Россия Сбербанкы тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге ашта Татарстан Республикасында мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирүе системасын үстерү, мәгълүмат технологияләрен мәгариф системасына кертү турында сөйләде (Санкт-Петербург, “Астория” отеле). Сбербанкның эшлекле иртәнге ашлары – гадәттә эре инвестицион-икътисадый форумнарда, шул исәптән Петербург халыкара икътисадый форумында (2013 елның 20-21 июне) уздырыла торган чара. Быел ул “Кеше капиталына инвестицияләр” темасына багышланган. Дискуссия модераторы Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф булды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисад форумы директоры Борге Бренде белән очрашты. Очрашу Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге аш кысаларында үтте. (Санкт-Петербург, «Астория» кунакханәсе).


20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Инновацион технологияләр өлкәсендә эшләүче халыкара компанияләр вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Барлык чаралар да Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды. Аерым алганда, IBM корпорациясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты белән Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган перспектив проектларда катнашу мәсьәләләре турында сөйләште.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе белән АКШ арасында сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлекнең яхшы мисалы булырга мөмкин. Бу хакта бүген АКШ сәүдә министрының беренче урынбасары Франциско Санчес Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән узган очрашуда хәбәр итте. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (комплекс “Ленэкспо”, Санкт-Петербург) кысаларында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Германия Федератив Республикасының (ФРГ) Төньяк Рейн - Вестфалия федераль җире делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) Төньяк Рейн - Вестфалия федераль җире (ФРГ) Икътисад министрлыгының дәүләт секретаре Гюнтер Хорцетцки җитәкчелегендәге делегация әгъзаларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүген Германиянең бу – иң алга киткән, кеше һәм сәнәгать ресурслары тупланган регионнарыннан берсе, дип билгеләп үтте.

Архангельск өлкәсен Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы җитештергән суднолар белән тәэмин итү турында мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов фикер алыштылар. Ике федерация субъектлары башлыклары очрашуы Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды ("Ленэкспо" комплексы, Санкт-Петербург).

“Томсон Рейтерс” (Thomson Reuters) компаниясе – халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүче - Татарстан Республикасы чимал һәм энергетика компанияләре өчен үз мөмкинлекләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдир итте. “Томсон Рейтерс” тәкъдир итүе “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International