ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстанга визиты кысаларында Казахстан Республикасының Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов Казанда Универсиада авылында һәм Теннис академиясендә булды. Алмата башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата барды.

15
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген визит белән Татарстанга Казахстан Республикасы Алматы шәһәре хакиме Әхмәтҗан Есимов килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов каршы алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ростелеком" ААҖнең Идел буе филиалы директоры Дмитрий Проскура белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда  шулай ук ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар.

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасында фән үсешенә керткән өлеше өчен, ТР Фәннәр академиясенең иң югары бүләге – “Фәндәге казанышлар өчен” Алтын медаленың 1 нче номерлысы белән бүләкләнде.
Казанда Төркиянең “Аджибадем” компаниясе шәхси медицина клиникасы ачарга мөмкин. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән компания делегациясе бу проектны гамәлгә ашыру перспективалары буенча фикер алышты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара табигатьне саклау берлегенең экосистемалар белән идарә итү комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстониянең социаль фәннәр, табигать- культура ландшафтлары, табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты.
ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров һәм республика урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев катнашты

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Россия Сбербанкы” ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары Игорь Артамонов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Россия Сбербанкының “Татарстан Банкы” бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев катнашты.


14
май, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең 1 Хезмәте җитәкчесе, Физик культура һәм спорт үсеше буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның иминлек буенча эш төркеме җитәкчесе Олег Сыромолотов белән очрашты.

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара табигатьне саклау союзының Экосистемалар белән идарә итү буенча комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафт һәм табигый мирас белән идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты.
Бүген “Алабуга” МИЗ территориясендә Ford Sollers компаниясенең двигательләр заводы төзелешенә старт бирелде. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Соллерс” ҖЧҖ генераль директоры Вадим Швецов, Ford Motor Company башкарма директоры Марк Филдс, Ford Sollers президенты Тед Каннис, Ford Sollers башкарма директоры Адиль Ширинов, ТР Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International