Бу атна ахырына кадәр чәчү эшләрен төгәлләү зарур. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә Татарстан игенчеләре алдына шундый бурыч куйды.
Татарстан Төркия Республикасының Бурса провинциясе белән автокомпонентлар җитештерү, җиңел сәнәгать, сәламәтлек, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлектә кызыксына. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов губернатор Шиһабетдин Харпут җитәкчелегендәге Төркия Республикасының Бурса провинциясе делегациясе белән очрашуда белдерде. Казан Кремлендәге чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, вице-премьер - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Казан Кремлендә өченче мәртәбә Россия чемпионнары исемен яулаган "Динамо-Казан" клубы волейболчылары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Казанда “Закон территориясе” VII республикакүләм конкурсына тантаналы рәвештә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары полиция генерал-лейтенанты Александр Горовой, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногъманов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.