Бүген Казанда совет халкының Бөек Ватан сугышында 68-нче Җиңү көненә багышланган Парад узды. Ирек мәйданындагы бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Г.Камал исемендәге театрда булып узган тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, министрлыкла һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары үзләре катнаштылар.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 103879 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итә. Чираттагы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек вакытында алар саны кими баруын үкенү хисләре белән игълан итәбез: соңгы 3 елда гына да 42 меңнән артык ветеранны арабыздан җуйдык. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышына рәислек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов бүген Казанда Хосусый секторны үстерүнең Ислам корпорацииясе делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Банк" ААҖ идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев тә катнашты. Хосусый секторны үстерүнең Исламской корпорацииясе рәисе Халид әл Абуди җитәкчелегендәге делегация составына Төркиянең, Согуд Гарәпстанының, Бәһрәйннең һәм башка илләрнең кайбер компанияләре вәкилләре кергән.