ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2013 ел
җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексы һәм Зөя тарих-архитектура һәм табигый-ландшафт комплексы номинацияләрен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә тәкъдим итү өчен материаллар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ros Roca Group/INDOX (Испания) компаниясе вәкилләре үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, чарада Ros Roca Group/INDOX компаниясе вице-президенты, генераль менеджеры Сальвадор Рока, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «КАМАЗ» ААҖ вәкилләре катнашты.
Казан шәһәрендәге 2013 елгы җәйге универсиада ярышларын яктырту мәсьәләләре буенча бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның "Спорт тапшырулары" АНО генераль директоры Василий Кикнадзе белән очрашуында фикер алышынды. Очрашуда шулай ук вице-премьер – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда FISU Студентлар спорты халыкара федерациясе президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Очрашу шул көннәрдә 2013 елгы Универсиадасында катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының Казанда очрашуы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасында катнашучы илләр делегацияләре башлыклары белән очрашуда катнашты. Әлеге очрашу Казанда 3 апрельдән 7 апрельгә кадәр узачак, 50 илдән 100дән артык делегат катнаша.
Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Россия Федерациясе МИДның Татарстан Республикасыдагы вәкиле Радик Вахитов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.

4
апрель, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Кеше хокуклары буенча Европа Советы Комиссары Нил Муйжниекс белән очрашуында сүз “Һәркемгә уңайлы мохит” программасын һәм ирекләреннән мәхрүм ителеп, җәзалау срогын тутырган гражданнарны яңадан социальләштерү программаларын гамәлгә ашыру турында барды.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, РФ Чит ил эшләре министрлыгының ТРдагы вәкиле Радик Вахитов һ.б. катнашты.

3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Чаллыда "Эссен Продакшн" холдингының яңа кондитер заводы ачылды, бу тантанада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты. Шулай ук предприятиене ачуда Чаллы мэры Васил Шәйхразиев, Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов, Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Америка компаниясе "Армстронг"ның түшәм панельләре җитештерү буенча Россиядәге беренче заводы 2014 ел азагына "Алабуга" МИЗ территориясендә үзенең эшен башлап җибәрәчәк. Бүген яңа предприятенең нигез ташын салу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты. Шулай ук тантанада "Особые экономические зоны"ААҖ генераль директоры Михаил Трушко, Armstrong World Industries президенты Мэтт Эспе дә катнашты.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында һәм Түбән Камадагы ТЭЦ-2дә булды. Ул катнаш гидрокрекинг җайланмасы (КУГ) – нефть эшкәртү заводының икенче чираты төзелеше барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International