ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт йортында узды. “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры урынбасары – икътисад һәм финанслар буенча директоры Айрат Сабирҗанов компаниянең агымдагы елның 9 ае финанс- хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында белдерде.
Татарстан Республикасы белән Samsung компаниясенең эшлекле элемтәләре ешая һәм хезмәттәшлеге югары дәрәҗәгә күтәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Samsung Electronics компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча президенты Джан Санг Хо белән очрашуда белдерде.
Бүген Истанбулда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икътисад министры Зафер Чаглаян эшлекле хезмәттәшлек үсеше перспективалары буенча фикер алыштылар.
Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэры Кадыйр Топбаш белән очрашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы бинасында танылган дәүләт һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Шамил Әсгат улы Мостаев белән хушлашу булды. Хушлашу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Президиум вәкилләре һәм республика парламенты депутатлары, министрлыклар һәм ведомтсволар хезмәткәрләре, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Татарстан һәм Төркия компанияләренең уртак хезмәттәшлеккә зур кызыксынуы бар, һәм Төркия Республикасы, Татарстан хакимиятләре эшлекле элемтәләр үсешенә ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы элемтәләр комитеты, Төркия-Россия эшлекле советы һәм Төркия бизнес-даирәләре вәкилләре белән эшлекле иртәнге аш барышында белдерде.

1
декабрь, 2012 ел
шимбә
Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда төзелеш объектларында 63 кеше җитди җәрәхәт алган, шулай ук үлү очраклары да булган. Бүген ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов шундый мәгълүмат белдерде.
Татарстан Республикасы 1 млн. 852,5 мең кв.м. күләмендә торак тапшырып Россия субъектлары арасында 3 урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 урынны били. Бүген ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов Россия буенча Росстат агымдагы елның 10 ае өчен ясаган нәтиҗәләрне белдерде.
Быел Татарстанда агросәнәгать комплексында продукция күләме 155 млрд. сум тәшкил итә. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шундый мәгълүмат белдерде.
Татарстанда күп балалы гаиләләр җир алу өчен 21 меңнән артык гариза биргән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев белдерде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International