ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Казан Кремлендә узган тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

17
ноябрь, 2012 ел
шимбә
Бүген Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФдә Корея Республикасы илчесе Ви Сон Лак белән очрашты. Очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Россия тхэквондо берлеге президенты Анатолий Терехов катнашты.
ТРда бүгенгә 1 миллион 917 мең кв.метр фатир сафка бастырылган, бу еллык биремнең 77 процентын тәкшкил итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырган ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә белдерелде. Чара видеоконференция режимында үтте.

15
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Сәүдә-сәгәгать палатасы 20 еллыгын билгеләп үтә. Шул уңайдан Сәүдә-сәнәгать палатасының Административ советы һәм Идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин, Россия кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм агентлыгы генераль директоры Виктор Ермаков һ.б кунаклар катнашты. Юбилей чарасы котлау чыгышларыннан гына тормады. Эшмәкәрләр бүген үзләрен борчыган актуаль мәсьәләләрне дә күтәрде.
“ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексы беренче чиратының тулы технологик циклы тулы күләмдә эшли. Бу хакта журналистларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО”да узган утырыш соңында хәбәр итте.
Бүген, территориясендә янып торучы яшкелт-сары төстәге ашыгыч ярдәм автомобильләре тезелгән “Казан” ипподромы ерактан ук игътибарны җәлеп итә. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Ford маркалы 87 өр-яңа автомобильне файдалануга тапшыру тантанасы узды. Автомобиль ачкычларын ияләренә тапшыру чарасында шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Яр Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шайхразиев, "Казан шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме" МУЗ баш табибы Айдар Фатыйхов һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган Гимнастика үзәгендә булды. Гимнастика үзәге Казанда 2012 нче елда булачак Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән. Бу көннәрдә анда нәфис гимнастика буенча Россия Чемпионаты һәм Россия Кубогы уза.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә муниципаль районында булды, анда ул Яңа Шишмә авылында яңа спорт объекты – “Жемчужина” йөзү бассейны ачылышы тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексында булды. Аны “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, аның беренче урынбасары Наил Маганов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, “ТАНЕКО” генераль директоры Леонид Алехин озатып йөрде.

14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда спорт дөньясында ике тантана билгеләп үтелә, шул уңайдан, Гимнастика үзәге абруйлы кунакларны кабул итте. Сөенечле вакыйгаларның беренчесе, илдә бүтән тиңнәре булмаган Гимнастика үзәгенең рәсми төстә ачылышы булса, икенчесе, шушы үзәктә 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк нәфис гимнастика буенча Россия чемпионаты һәм Кубогы ярышларының тантаналы ачылышы белән бәйле. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Нәфис гимнастика федерациясе президенты Гөлнара Сергеева, Россиянең атказанган тренеры, Халыкара федерациянең техник комитет президенты Наталья Кузьмина, Гимнастика үзәге директоры Лилия Шәфиева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International