ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Дүртенче буын элемтә челтәре өчен ярымчыбыклы чиплар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә торган Sequans француз компаниясе Татарстан территориясендә эшләнмәләр үзәге ачу белән кызыксына. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда компаниянең генераль директоры Джорджес Карам белдерде. Очрашу республиканың Хөкүмәт Йортында үтте, анда шулай ук вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика вузлары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче John Deere әйдәп баручы компаниясе вәкилләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда John Deere Agriculturals Holdings, Inc. филиалы җитәкчесе Джозеф Барретт, John Deere компаниясенең Россиядәге генераль директоры Дерек Будро, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Леонтьев үзәге” Халыкара социаль-икътисади тикшеренүләр үзәге” ЯАҖ делегациясе белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда “Леонтьев үзәге” генераль директоры Ирина Карелина, фәнни-тикшеренүләр программалары директор-координаторы Леонид Лимонов, территорияне стратегик планлаштыру бүлеге җитәкчесе Борис Жихаревич, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Морат Гаделшин катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ауропа эшләре буенча һәм Финляндия тышкы сәүдә министры Александер Стубб җитәкчелегендәге Финляндиянең эшлекле даирә делегациясе белән очрашуда икътисади хезмәттәшлекне үстерү, Татарстанда фин компанияләренең яңа проектларын гамәлгә кую, туры авиаочыш ачу һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Бүген көннең икенче яртысында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә булды. Сәфәр максатларының берсе – Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов белән очрашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс базарлары буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Панкин белән очрашуда Россия финанс базары проблемалары, инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре, кыйммәтле кәгазьләр базарында катнашучылар эше буенча фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “КорпусГрупп” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. “КорпусГрупп” компаниясе генераль директоры Олег Лобанов Татарстан Республикасы компанияләре белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр белдерде.
Бүген Казанның “УНИКС” концертлар залында Татарстан студентларының VII Конгрессының йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар катнашты. Төп доклад белән “ТР Студентлар лигасы” иҗтимагый оешмасы президенты Тимур Сөләйманов хисап тотты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Берләшкән милләтләр оешмасы системасы каршындагы кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче Ришард Коменда белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президентының эчке сәясәт буенча Департамент җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.

12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Финанс хезмәтләренең үтемлелеген күтәрү өчен кирәкле фактор буларак финанс инновацияләре:глобаль үсеш шартларында Россия өчен мөмкинлекләр. Бүген “Корстон”да әнә шул хакта фикер алыштылар. Биредә “Һәркем өчен үтемле финанслар. Финанс системасының социаль җаваплылыктагы үсешен ничек тәэмин итәргә?” дигән XI илкүләм конференция ачылды. Конференцияне ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Микрофинанс базары катнашучыларының илкүләм партнерлыгы (НАУМИР) президенты Михаил Мамута катнашында узды. Ике көнгә исәпләнгән конференция эшендә дөньяның 14 иленнән финансистлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International